Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада 2020 елның беренче сабые – Надежда Новикова

3 гыйнварда 12 сәгать 40 минутта Костенеево авылында яшәүче зур һәм тату Новиковлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килде. Ул 2020 елда Алабуга районында туган беренче сабый булды.

Кечкенә Надежданың бертуган өч апасы һәм ике абыйсы бар, алар өчен сеңелләре туу чын могҗиза.

Бу минем балаларымның иң зурысы. Аның буе 54 сантиметр, авырлыгы – 3300 грамм. Хәзер авырлыгын бераз югалтты, әмма яхшы ашый, – диде Людмила Новикова.

Аны һәм яңа туган кызын бөтен гаилә каршы алды. Тормыш иптәше Виктор аеруча дулкынланды.

–Мин бик бәхетле, күңелем сөенә бүген! Хатыным белән кызымның өйгә кайтуларын түземсезлек белән көттек, – диде ул.

Өлкән балалар да сеңелләре тууына бик шат, гәрчә бу алар өчен көтелмәгән хәл булса да.

Без болай да күп, шуңа күрә тагын бер сеңлебез булыр дип уйламаган да идек. Ә хәзер менә Надюшабыз туды, аны без барыбыз да иркәләп кенә торачакбыз, – диләр сабыйның өлкән апалары Светлана һәм Александра.

Новиковларны бала тудыру йортыннан шулай ук район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм Үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Сафин каршы алды. Алар гаиләгә бүләкләр, сертификат һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган истәлекле билге тапшырды.

Зөлфия Сөнгатуллина Новиковлар гаиләсен район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек теләде.

Мин сезне тормышыгыздагы бу мөһим вакыйга белән котлыйм! Сез, мөгаен, беренче туган баланы һәм беренче никахын теркәгән яшь парны тәбрикләгәндә районнарда котлау адресы һәм ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге тапшырылачагын ишеткәнсездер. Аларны сезгә тапшырырга рөхсәт итегез. Гаиләгез шундый зур, инде оныгыгыз да бар. Бәхет һәм иминлек сезгә! – диде Людмила Рыбакова.

Сүз уңаеннан, Новиковлар гаиләсе шулай ук безнең районда иң беренчеләрдән булып яңа туган сабый өчен бүләк комплекты алачак. Исегезгә төшерәбез, аны Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев