Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Адымнар» торак комплексы булачак

Алабуганың 4/5 микрорайонында Мәрҗани һәм Бакый Урманче урамнары чатында яңа торак комплексы төзеләчәк. Ул 4-5-6, 4-5-21, 4-5-8 адресы буенча арадаш кишәрлекләрдә урнашкан өч йорттан торачак.

«Адымнар» комплексы полилингваль мәктәп каршында урнашачак, бу урын яңа комплексның исемен «Адымнар» дип атарга этәргән дә инде. Менә шулай яңа заманча комплекс Алабугадагы иң яшь микрорайонның йөзен билгели торган беренче адымнарның берсе булачак. Әйтергә кирәк, әлеге урын үзенә тарта башлаган да инде — ерак түгел генә «Йорт янындагы бакча» скверы төзелде, полилингваль мәктәп, мәдәни үсеш үзәген торгызырга ниятлиләр.
− Шәһәребезнең тышкы кыяфәте өчен без һәрвакыт борчылабыз, биредә тарихи үзәк, совет чоры, советлардан соңгысы аралаша, тагын мең еллык Алабуга да бар. Алда торган бурыч гади түгел. Капремонт кысаларында «хрущевка» дип аталган йортларыбызны тәртипкә китерәбез, шуңа шатмын — җылы тышкы фасадлар аркасында, без аларның йөзен үзгәртәбез. Гади һәм җыйнак килеп чыга. Әмма заманча өлеш тә бар, архитектура яңалыклары ярдәмендә аңа билгеле бер контраст өстәргә була. Мәктәп, сквер һәм шушында урнашачак башка социаль-мәдәни объектлар белән беррәттән салынган йорт начар күренмәс дип саныйм, ул полилингваль мәктәп тирәсен бизәячәк, − дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Чыннан да, әлеге корылмалар һәм мәктәпнең атамасы бер булу гына түгел, архитектур гамәлләр дә бер булачак.
− Проект буенча якты сәнгатьле комплекс килеп чыкты. Йорт алларының һәркайсы «машиналарсыз ишегалды» концепциясенә таянып булдырылган, комплекс видеокүзәтү системасы белән җиһазланган. Машиналарны кую мәйданчыгына бер-ике генә атларлык, һәр ишегалдында балалар мәйданчыгы бар, алар балаларның яшь төркемнәрен исәпкә алып ясалган. Шулай ук йорт ишегалларының берсендә спорт ядрәсе оештырылган, − дип сөйләде төзүче оешма вәкиле Юрий Мочалин.
Йортлар матур гына түгел, яшәргә уңайлы да булсын — төзүчеләр алдында бүген әнә шундый бурыч тора.
− Бүген халык югары дәрәҗәдә уңайлы булган йортларга мохтаҗ, дип саныйм. Безнең шәһәрдә торак йорт төзүгә алынган Мөнир Әнвәр улына рәхмәтлемен. Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада торак йортлар сала торган эре компания бу, − диде Рөстәм Нуриев.
Үз чиратында, төзүче компаниянең генераль директоры Мөнир Гайнуллов бу проектның озак каралуы турында сөйләде, икеләнүләр дә булган, ләкин аларны башлыгыбызның үҗәтлеге тарата алган. 
− Бу Алабугадагы инвестицияләр барышына шактый җитди кертем, шәһәр алга таба үссен өчен, уңайлы мохит мөһим нигез булып торуын без бик яхшы беләбез. Полилингваль мәктәп ачылган шәһәргә башка дәрәҗәдәге фикерләр, башка төрле бизәк, башка архитектура белән килергә кирәклеген аңлый идек. Тирә як мохиткә җыйнак керешербез дә үсешнең яңа стандартын булдырырбыз дип өметләнәбез, һәм бу микрорайон шәһәрнең йөзек кашы булыр, − дип фикерләре белән уртаклашты Мөнир Гайнуллов.
Сүз уңаеннан, төзүче компания шәһәребездә 60 мең квадрат метрлап торак төзегән инде, шулай булгач, шәһәрдә яшәүчеләрнең таләпләре аларга таныш. Әмма «Адымнар» торак комплексы безнең өчен яңа продукт булып тора, андыйларны күрше автошәһәрдә һәм Әлмәттә төзиләр. «Адымнар» торак комплексын төзү масштаблы инвестиция проектының бер өлеше генә, төзүче оешма аны Алабуга районы җитәкчелеге белән бергә тормышка ашырырга планлаштыра. Ул берничә елга исәпләнгән, нәтиҗәдә 60 мең квадрат метр торак салыначак, инвестицияләрнең гомуми күләме 2,7 миллиард сум булачак.
Алабуга районы һәм «Домкор» компаниясе арасында килешүгә үткән сишәмбедәге киңәшмәдә кул куелды, һәм яңа комплекс проекты да шунда тәкъдим ителде. 
− Шушындый авыр вакыт булса да, без торак базарын яңадан торгызабыз, − диде район башлыгы, һәм соңгы елларда районда озакка сузылган төзелешләрнең генә аякка басуын, яңа төзелешләрнең булмаганын билгеләп үтте. Торак базарын югалттык, чөнки тәкъдимнәр булмады диярлек. Нәтиҗәсе буларак — алабугалылар күрше шәһәрләрдән фатир сатып алып, шунда күченә башлады. — Төзүче оешмалар күбрәк булырга тиеш. Тәкъдимнәр саны күп булса, сорау да арта, моны Яр Чаллы үз үрнәгендә күрсәтеп тора, безгә дә шулай эшләргә, торак төзелеше базарын тәкъдимнәр белән баетырга кирәк, − дип өнди Рөстәм Нуриев. 
Төзелешне быел башларга, беренче йортны киләсе елда тапшырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X