Алабугада «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы узды
1 июльдә Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үтте.
Кунакларны Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Михаил кызы Әхмәтҗанова каршы алды.
Чарада катнашучыларны Юлия Нәҗипова сәламләде. Түгәрәк өстәл артында сүз татар телен саклау һәм үстерү, милли үзенчәлекләрне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, ана теленә ихтирам тәрбияләү, үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру турында барды.
Эльмира Михаил кызы үз чыгышында Алабуга районында уңышлы уздырыла торган чараларны билгеләп үтте һәм калфак тегү, чигү буенча төрле осталык дәресләре, «Этно-мәдәни сукмак», «Килен кайнана туфрагыннан» кебек проектлар турында сөйләде. Болар барысы да татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын яңадан торгызырга, сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга ярдәм итә.
Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Наил кызы Фатыйхова оешма эшчәнлеге белән таныштырды һәм киләчәктә куелган максатларга ирешү юллары турында сөйләде. Ул шулай ук соңгы елларда Алабуга муниципаль районының татар яшьләре өчен оештырылган чараларны билгеләп үтте. Алар арасында күпләргә таныш «Илһам чишмәсе» клубы, «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре бар.
Әлеге очрашуда китапханәчеләр һәм Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәләр — ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова, Кадрия Наил катнашты. Алар үзләренең татар теленә, татар халкына багышланган шигырьләрен укыды. Гөлзадә Әхтәмова Алабуга тарихына кыскача күзәтү ясады, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең эшчәнлеге белән кыскача таныштырды.
Китапханәчеләр әлеге очрашуга Алабуга шәһәрендә якты эз калдырган күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәткә багышланган «Театр сәнгатендә Таҗи Гыйззәт сулышы» һәм шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрьләргә һәм язучыларга багышланган «Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре» дигән китап күргәзмәләре оештырды. Кунаклар китапханәнең беренче катында күптән түгел ачылган «Әдәби Алабуга. Литературная Елабуга» галереясе һәм «Сирәк китаплар» бүлеге белән танышты.
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары тирән мәгънәгә ия. Шунысы куанычлы: соңгы елларда аларны барлауга игътибар арта бара. Борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңартуда, халыкка җиткерүдә нәкъ менә «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының роле зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев