Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Гуманитар йөк бер кварталга өч тапкыр озатыла.

— Хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итеп тору белән беррәттән, без азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык турында да онытмаска тырышабыз, ‒ дип ассызыклады «Без бергә» волонтерлык эшчәнлеге буенча штаб җитәкчесе Роман Епанешников.

Узган атнада Алабуга районында Донбассның Лисичанск, Рубежное, Луганск шәһәрләрендә яшәүчеләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю башланды (исегезгә төшерәбез, бу шәһәрләрне Татарстан шефлыкка алды).

Гуманитар йөкне озату 15 декабрьгә планлаштырылган. Хәйрия эше «Барс» яшьләр үзәгендә (Нефтьчеләр проспекты, 29а) оештырылган, биредә урнашкан кабул итү пунктына битараф булмаган алабугалылар исемлектә булган иң кирәкле әйберләрне — озак саклана торган азык-төлектән алып, шәхси гигиена чаралары, көнкүреш әйберләре (сөлге, савыт-саба) һәм җиһазларга кадәр алып килә ала. Сүз уңаеннан, Роман Епанешников Лисичанскида шәхсән үзе булган, андагы вәзгыятьне күреп белә.

— Күбебезгә исемлектәге теге яки бу нәрсәне сатып алу кыен түгел, ә андагы кешеләр өчен боларның барысы да яшәү өчен кирәкле мөһим әйберләр. Җирле халыкның ярдәм китерүчеләргә ничек рәхмәт укуын, күзләренә яшьләр килеп, кысып кочаклауларын үз күзем белән күрдем, ул вакытта күңелдә булган хисләрне әйтеп, аңлатып бетерү дә мөмкин түгел. Сүз дә юк, безнең шәһәр һәм республика җитәкчелеге шефлыкка алган торак пунктларны тормышка кайтару өчен күп эшли: төзелеш материаллары белән тәэмин итеп кенә калмый, азат ителгән шәһәрләрдә йортлар, балалар мәйданчыкларын һәм башка объектларны төзекләндерү буенча күп кенә программаларны һәм проектларны тормышка ашыра. Ләкин теләгән һәркем шулай ук мохтаҗларга ярдәм кулы суза ала, — ди ул.

Әйтергә кирәк, гуманитар ярдәм җыю эшен Алабуга волонтерлары ике ел элек үк башлаган иде инде. Хәйрия миссиясе ЛНР һәм ДНР качакларына, аннан соң Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүдән башланды. Ул вакытта активистлар зыян күрүчеләрне азык-төлек һәм кирәкле дарулар, тормыш өчен мөһим булган медицина аппаратлары (аерым алганда, глюкометрлар) белән тәэмин итүдә, моннан тыш, гражданнарны эшкә урнаштыруда, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итте. Шулай ук волонтерлар түләүсез ярдәм күрсәтүче спонсорлар һәм оешмалар тапты.

Шундыйлар арасында: АМР администрациясе, «Стальные Технологии» җәмгыяте, 1нче татар гимназиясе, 3, 5, 9нчы мәктәпләр, Спас соборы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге, Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе, «Барс» яшьләр үзәге.

Гуманитар йөк бер кварталга өч тапкыр озатыла. Алабуга волонтерларына эшмәкәр Наталья Рябушева да зур ярдәм күрсәтә. Ул йөкне Казандагы үзәк штабка җибәрү өчен транспортны бушлай бирә.

Нефтьчеләр проспекты, 29а («Барс» яшьләр үзәге) адресы буенча урнашкан гуманитар штаб көн саен сәгать 8.00дән 22.00 гә кадәр эшли. Биредә МХО урынындагы көрәшчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итүне дә дәвам итәләр, эш бер көнгә дә туктатылмый.

Хәзерге вакытта кирәкле әйберләр исемлеге

Дарулар:
1. Киң спектрлы антибиотиклар.
2. Витаминнар.
3. Салкын тиюдән һәм йөткерүдән дарулар.
4. Авыртуны баса торган препаратлар.
5. «Лоперамид»
7. Турникетсыз жгутлар.
8. Канны туктату чаралары.
9. Яраларны төзәтә торган дарулар.
10. Борынга тамызу өчен тамчы һәм спрейлар.
11. Колакка тамыза торган тамчылар.
12. Гемостатик губка.

Өс һәм аяк киемнәре:
1. Җылы кием (балаклава, свитер, термокием, оекбаш, башлыклар).
2. Эчке кием (майка, футболка һ.б.).
3. Эш перчаткалары.
4. Җылы олтыраклар (стелька).

Шәхси гигиена чаралары:
1. Дымлы салфетка, сөлгеләр.
2. Дезодорант.
3. Теш щеткалары һәм пасталар.
4. Чәч кисү машинкалары.
7. Бәдрәф кәгазе.
8. Душ өчен гель.
9. Шампунь.
10. Сабын.

Азык-төлек:
1. Тиз әзерләнә торган аш.
2. Консервалар.
3. Конфетлар.
4. Кофе һәм чәй.
5. Печенье һәм башка татлы ризыклар.

Изолон, кара пленка, газ баллоннары, кадак, саморезлар, автоном мичләр, бензогенераторлар (1000Вт), «Очаг» дизель мичләре, маскировка челтәрләре (көз).

Белгород өлкәсендә яшәүчеләр өчен беренче кирәкле әйберләргә ихтыяҗ:
1. Ит консервалары.
2. Балык консервалары.
3. Дөге (фасовкасы 0,9 кг).
4. Шикәр (1 кг).
5. Карабодай (фасовкасы 0,9 кг).
6. Үсемлек мае (1әр литрлы).
7. Эчәргә яраклы су.
8. Печенье, конфетлар.
9. Балалар туклануы.
10. Юрган, мендәр, япма, сөлгеләр.
11. Аяк киемнәре, ирләр һәм хатын-кызлар эчке киеме.
12. Җәйге аяк киеме (хатын-кызлар һәм ир-атларныкы).
13. Балалар киемнәре (футболка, шорталар, оекбашлар һәм башкалар).
14. Көнкүреш предметлары (кием элгечләр, кер киптерү җайланмалары һәм башкалар).
15. Шәхси гигиена предметлары (балалар өчен подгузниклар, зурлар өчен подгузниклар, бер тапкыр кулланыла торган биләүләр, хатын-кызлар гигиена чаралары, сабын, шампунь, дымлы салфеткалар, мамык таякчыклар, бәдрәф кәгазе һәм башкалар).
16. Батарейкалар.
17. Зарядка, телефон өчен шнурлар.
18. Песиләр һәм этләр өчен азык (фасовкасы 1 килограммга кадәр).

Элемтә өчен телефоннар:
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе — Руслан Викторович Терещенко: 8-910-222-94-00; җитәкче урынбасары — оештыру эшләре бүлеге башлыгы Богдан Олегович Бузанов: 8-905-677-22-31.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев