Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада беренче татарча Чыршы бәйрәме үткәрелде

Яңа елга да кердек. Алабугада 2023 елны каршы алу татарча Чыршы бәйрәме белән дә истә калыр, мөгаен.

Кем өчендер Куян, кем өчендер — Песи елы якынлашып килгән мәлдә, декабрьнең 29ында, шәһәр Мәдәният сараенда «Яңа елга — яңа өметләр!» дип аталган бәйрәм тамашасында катнашучы алабугалылар күңелендә дә киләчәккә өмет чаткылары кабынгандыр. Бу чараныАлабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм Мәдәният сарае коллективы оештырды.

Көллият директоры Әлфира Әкбәрова тәкъдиме белән, укытучылар һәм студентлар искиткеч тамаша әзерләгән. Сценарий авторлары: көллият мөгаллимнәре Тәҗрия Җәләева һәм Гөлнур Габдрахманова, үзләре үк роль башкаручы да.

— Бәйрәмгә килгән кешеләр дә уеннарда катнашты. Беренче тапкыр шәһәрнең Мәдәният сараенда рәхәтләнеп татарча Чыршы бәйрәме ясадык, — ди Тәҗрия Вәсим кызы.

Нина Сәлимуллина, Айгөл һәм Рашат Һадиуллиннар, көллият укытучылары Эльмира Хисаметдинова, Илназ Шакирҗанов, Илсур Шиһапов һәм башкалар, студентлар җырлары белән залны моңга төрсә, кичке уеннар —алабугалыларны җилкендереп, йөрәкләргә дәрт өстәрлек. Өлкән буын «Капкалы», «Кул биреш» кебекләрен әле яхшы хәтерли.

Сценарийга килгәндә, аның сюжеты заманча, мавыктыргыч, югыйсә геройлар күптәнге, инде телдән төшми торган Былтыр, Шүрәле. Иң кызыгы шунда, Былтыр Сөембикәгә гашыйк, аңа мәхәббәтен аңлатырга тели. Аңа Шүрәле, Убырлы карчыклар булыша. Убырлы дигәннән, аларның икесе дә татар халык әкиятләреннән, әмма шушы заманныкы — алар «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә җиңеп, «Иң итәгатьле» исеменә лаек булган. Ахырда, Былтыр теләгенә ирешә: Сөембикәгә тәкъдим ясый. Тамашадагы җен-пәриләр дә яхшы теләкләрне үтәүче генә, кешеләрне артка сөйрәмиләр. Менә шундый үзенчәлекле әкият килеп чыккан. 

Бәйрәмдә катнашкан «Сөембикә» һәм «Ак каз» ансамбльләренә дә зур рәхмәт.

Салкын булгач, каникулда йорт ишегалларында уйнап йөргән балалар да күренмәде. Хәер, бөтен дөнья цифрлашкан заманда, алар болай да күп вакытларын гаджетлар белән үткәрә. Урамда суык булса да, татар моңнарын яратучылар гыйнварның 8ендә тагын Мәдәният сараена җыелды. «Көзге» татар халык театры коллективы «Яңа елга бүләк» дип аталган тамаша-концерт куйды.

Анда «Ак каз», «Сөембикә» халык җыр ансамбльләре, «Сәйлән» балалар ансамбле катнашты. Күренешне сәхнәгә куючы режиссер Нина Сәлимуллина оныгы Денисны да җәлеп иткән, ул Куян ролендә уйнады, 1нче гимназия мөгаллиме Равил Ибраһимов Кыш бабай булды.

— Раштуада бик күп төрле уеннар оештырдык, шуңа куанам. «Кар бөртекләре» , «Йөзек», «Итек» уеннарын яраталар, — ди Нина Сәлимуллина. 

Тормыш ничек кенә катлаулы булмасын, халык җыр-бию белән күңелен юата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев