Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерә торган урыннарның күпчелегендә эшләр 100 процентка үтәлгән

Бу Тынычлык проспекты буенча 1, 1а, 16, 18, 30, 51, Нефтьчеләр проспекты буенча 18, 20, 20а, 53, 53а, 55, 58, 60, Землянухин урамындагы 16, 16а, 20, 20а, Матросов урамындагы 1нче, Разведчиклар урамында 7нче, шулай ук Әйләнеч шоссе урамындагы 43нче йортларда.

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру барышында ишегалларын төзекләндерү тәмамланып килә. 
Алабугада 2021 ел программасына кертелгән 31 ишегалды сентябрь ахырына төзекләндерелергә тиеш дип билгеләнгән. Программа исә 2024 елга хәтле бара.
Әйтергә кирәк, дәүләт торак территорияләрен, күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Муниципалитет та читтә калмый — быел гына да Алабуга районы бюджетыннан урамнарны яктыртуга, юлларны ремонтлауга, коймалар куюга 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Төзекләндерелә торган урыннарның күпчелегендә эшләр 100 процентка үтәлгән. Бу Тынычлык проспекты буенча 1, 1а, 16, 18, 30, 51, Нефтьчеләр проспекты буенча 18, 20, 20а, 53, 53а, 55, 58, 60, Землянухин урамындагы 16, 16а, 20, 20а, Матросов урамындагы 1нче, Разведчиклар урамында 7нче, шулай ук Әйләнеч шоссе урамындагы 43нче йортларда.
Соңгы ишегалдына килгәндә, ул төптән үзгәрде. Аның нинди буласын биредә яшәүчеләрнең гомуми җыелышында хәл иттеләр. 
— Без башкарма комитет вәкилләре һәм территориаль җәмәгать үзидарәсе, халык белән җыелдык. Җыелышта шулай ук Әйләнеч шоссе буенча 29, 37, 45, 47, 49нчы йортларда торучылар да катнашты. Программага кайсы ишегалдын кертергә дип киңәштек. Комиссия төзелде. Үз ишегалларын ничек күзаллыйлар, шул турыда сөйләштек. Нәтиҗәдә, 43нче йорт ишегалдына тукталдык. Биредә юллар тар булганга, машина куюы кыен иде. Халык теләген исәпкә алып, төзекләндерүдә ниятләнгәннең бары да эшләнде, ишегалдына машиналар өчен кереп чыгып йөрү дә җайланды. Чүп-чарны аерып җыю өчен контейнерлар мәйданчыгы да булдырылды, — ди 10нчы «Әйләнеч квартал» ТҖҮ рәисе Галина Калашникова.
Яңартылган ишегалдында атынгычлар, канат юлы кебек яңа уен һәм спорт элементлары урнаштырылды. Балалар мәйданчыгы эчендә сукмаклар салынган, анда бәби коляскалары белән әниләргә йөрергә була.
Ишегалдындагы үзгәрешләрдән биредә яшәүчеләр үзләре дә канәгать, дөрес, кайбер ризасызлыклар да бар Мәсәлән, Валерий Мишурин парковка уңайлы дип белдерде, әмма бер теләге бар: подъездлар алдында берәр генә түгел, икешәр эскәмия булсын иде.
— Ишегалдында машиналарга йөрү җайлыланды, ләкин барыбер машиналар белән тулып тора. Моның исә махсус машиналарга, мисал өчен, "ашыгыч ярдәм"некенә каршылык тудыруы бар. Шулай инде — урын зуррак булган саен, машиналар да күбрәк. Гомумән алганда,мин канәгать, — ди ул.
Пенсионер күршесе йортта яшәүчеләр исеменнән үзенең теләкләрен җиткерде (кызганыч, исемен әйтмәде). Ул эскәмияләрнең чүп үткәргеч алдындагы ишекләр каршысына куелуыннан зарланды. Идарә компаниясе хезмәткәрләренә бу турыда хәбәр ителгән инде, алыштырып куярга сүз биргәннәр. Ишегалларын төзекләндерү тәмамланып бетүгә карамастан, эшчеләрнең башкарасы гамәлләре бар әле — кече архитектура формалары куелмаган. ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр итүенчә, аларны соңрак эшләп китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X