Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада бәясе ике миллиард сумнан да югары булган завод ачылды

Үткән шимбәдә “Алабуга” махсус икътисадый зонасында турбулентка каршы катнашмалар җитештерә торган “Транснефть-Синтез” заводы ачылды.

Чарада Транснефть” ҖАҖ президенты Николай Токарев, вице-президенты Павел Ревель-Муроз, Татарстан Республикасының премьер-министры Алексей Песошин, республиканың вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, генеральный директор ПАО Татнефть” җитештерү-акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов, Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгый сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә “Алабуга”ның матбугат хезмәте.

Транснефть-Синтез” инвестиция проекты турбулентка каршы катнашма ясауны күздә тота. Җитештерүнең планлаштырылган күләме − 3 мең тонна. Продукциянең төп кулланучылары − нефть-транспорт өлкәсе предприятиеләре һәм нефть чыгару компанияләре.

“Транснефть” компаниясе башлыгы Николай Токарев Татарстан Республикасы җитәкчелеген әлеге проектны тормышка ашыруда актив булышкан өчен рәхмәт белдерде.

Хәзер Россиядәге компанияләр турбулентка каршы катнашмаларны америка җитештерүчеләреннән сатып ала, ә Татарстандагы завод аны чит илләрдән алудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Җитештерүне елга 3 мең тоннага җиткереп, җитештерү егәрлеген елына 10 мең тоннага арттыру мөмкинлеге исәпләнгән. “Транснефть” үзенә кирәк күләм белән үзен тулысынча тәэмин итәргә, шулай ук продуктны тышкы базарда башка компанияләргә сатарга ниятли.

Турбулентка каршы заманча катнашмалар нигездә эремә яисә суспензия сыман эреткечтәге югары молекулалы углеводород полимерыннан гыйбарәт. Әлеге катнашмалар нефть үткәргечендәге турбулентлыкны киметергә мөмкинлек бирә, бу исә нефть һәм нефть продуктларының төп үткәргечләрендәге үткәрү сәләтен арттыра. Моннан тыш, катнашмаларны файдалану нефть куу станцияләрендә энергия куллануны киметергә һәм торбаүткәргечнең ышанычлы хезмәт итүен арттырырга булыша.

Проектка кергән инвестиция күләме якынча 2,7 миллиард сум тәшкил итә. Җитештерү башлану белән Алабуга районында 170 яңа эш урыны барлыкка килде, җирле бюджетка – салымнар.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы – “Алабуга” МИЗы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев