Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Чаян» журналының баш мөхәррире белән очрашу булачак

Рафаэль Исмәгыйль улы «Чаян»ның тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында сөйләячәк.

19 гыйнварда 10 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилулловның сәнгать сөючеләр клубы әгъзалары белән очрашуы була, ул легендар журналның 100 еллык юбилеена һәм «Чаян» карикатурачылары күргәзмәсен ачуга багышлана.

Рафаэль Исмәгыйль улы «Чаян»ның тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы, Казан карикатурачылар мәктәбе һәм сатирик басмадагы эш үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Журналның баш мөхәррире клуб әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәк, ә иң кызыклы сорау өчен бүләк — Р. И. Хәлилулловның автографлы китабы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев