Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада өч яңа автобус маршруты йөри башлаячак

Киләсе айда Алабугада өч яңа автобус маршруты эшли башлаячак.

Бу хакта хәбәрчебезгә шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев сөйләде. Аларның берсе иң яшь, әмма шул ук вакытта шәһәрнең иң күп халык яши торган микрорайоны – 4нчегә кагылачак. Яңа маршрут Бакый Урманче урамында салыначак, ул төзелеп килүче полилингваль комплексны колачлаячак, дип хәбәр итте Евгений Николаев.

– Мәктәп төзелеше шактый тиз бара, һәм яңа автобус маршрутының барлыкка килүе – асылда, әлеге микрорайон инфраструктурасы үсешенең логик нәтиҗәсе. Уйлавыбызча, әлеге маршрутка ихтыяҗ зур булачак, чөнки мәктәп 1200 кешегә исәпләнгән. Элек бу ноктада автобус маршруты узганы юк иде. Ә хәзер анда тротуарлар эшләнде, куркынычсыз кичү төзекләндерелде, тукталышлар куелды.

Әлеге автобус маршруты – өр-яңа, ә 6нчы микрорайон буенча уза торганына килгәндә, анда ун ел элек автобуслар йөргән. Алар “Икмәк кабул итү пункты – Развилка” маршруты буенча хәрәкәт итә иде, әмма рентабельлек аз булу сәбәпле маршрут бетерелде. 6нчы микрорайонда яшәүчеләрнең күпсанлы сораулары буенча быел аны кире кайтару хәл ителде. Дөрес, тукталыш элеккеге кебек икмәк кабул итү пунктында түгел, ә Меңъеллык урамында, “Гуляй-парк” территориясенә керүдән ерак түгел урнашачак.

– Кешеләр әлеге микрорайонны да колачлаган маршрутны торгызуны сорый. Павильонны куйдык инде. Хәзерге вакытта ничек яхшырак эшләргә икәнен хәл итәбез. Бәлки, бу өр-яңа маршрут булыр, бәлки, гамәлдәгесен алып, аңа яңа тукталыш өстәрбез. Кешеләргә Тынычлык проспекты аша сырхауханәгә барып җитү уңайлы булсын өчен, бу җиденче маршрут булыр, мөгаен.

Евгений Николаев сүзләренә караганда, бер тапкыр 6нчы микрорайон аша икенче маршрутны җибәреп караганнар инде, ләкин тәҗрибә уңышлы үтмәгән. Алабуганың түбән өлешенә барган кешеләр машина йөртүчеләргә канәгатьсезлекләрен белдерә: янәсе, кая борыласың, безгә туры барырга кирәк, вакытыбыз да аз. Пассажир йөртүче үзе дә әлеге тукталыштан бер-ике кеше генә алып, тиккә артык чакрымнар урап кайтуын таныган.

– Пассажирлар агымы бик аз иде, ә машина йөртүчеләргә ике чакрымга артык юл үтәргә туры килде, бер көн эчендә бу 60 чакрымга якын җыела. Ә хәзер без аны кешеләргә дә, пассажир йөртүчеләргә дә уңайлы булсын өчен үтеп йөри торган итеп эшләргә телибез.

Өченче маршрут Чапаев урамында узачак, дип дәвам итте инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы. Аның сүзләренә караганда, шәһәрнең ул өлешендә инде берничә ел элек транспорт артериясен сузарга тырышып караганнар. Сүз унынчы маршрут турында бара. Үз вакытында тукталышка расписание дә элделәр, әмма пассажирлар агымы юк иде.

– Халыктан мөрәҗәгатьләр күп булды, шулай ук электр челтәрләре хезмәткәрләре Чапаев урамында яңа бина төзеде, алар да яңа маршрут булдыруны үтенде. Оешма вәкилләре хәтта тукталышка керү юлын да ясап куйдылар һәм икенче тукталыш павильоны урнаштырырга вәгъдә бирделәр. Икенчесен без үзебез ясадык.

Шулай ук әлеге маршрут “10 га” микрорайонында яшәүчеләргә дә кирәк булачак, – дип нәтиҗә ясады Евгений Николаев. Яңа маршрут барлыкка килү белән, алар өчен йорттан тукталышка кадәр юл сизелерлек кимиячәк. Микрорайонның үзенә килгәндә, анда бишенче категорияле юллар һәм микрорайон эченә маршрут салу мөмкинлеге юк, дип ачыклык кертте әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев