Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Чулман» берләшмәсенә йөрүчеләр утырышы булды

Чулманчылар 2023 елга планнар турында сөйләштеләр.

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр кеше күңеленә тәэсир итми калмый. Төрле фикерләр белдереп, без үзара бәхәскә дә кереп китәбез. Тик, тормышның үз кануннары. 

Гыйнварның 27сендә, шәһәрнең Мәдәният сараена җыелып, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә йөрүчеләр башта дөнья хәлләре турында сөйләшеп алды. Ничек кенә булмасын, һәркемнең үзенә йөкләнгән эшен тиешенчә башкаруы мөһим. Табиблар дәвалый, мөгаллимнәр белем бирә, пешекчеләр ризык әзерли, һ.б. , һ.б. Ә шигъри җанлы кешеләр, төп һөнәрләреннән тыш, әдәбият дөньясына багъланып яши. Алар башкача булдыра алмый: рухи азык, андый җаннар өчен, сулар һава һәм эчәр су кебек кирәк.

"Чулман«лылар 2023 елга ниятләрен барлады. Берләшмә җитәкчесе Тәҗрия Җәләева, эшне яхшырак оештыру максатыннан, комиссияләр төзергә тәкъдим итте. Яшь каләм тибрәтүчеләребезгә булышу турында да сүз булды.

Шигырьләр комиссиясенә Гөлзада апа Әхтәмова, Кадрия Наил, Рамилә Әхтәмова сайланды. Хикәяләр белән аерым комиссия эшләячәк. 

Бу утырышта, беренчеләрдән булып, Әнисә Һадиуллина шигырьләрен тыңладык. Ул шәһәребезнең 2нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Берникадәр ара берләшмәгә йөрми торса да, Әнисә ханым иҗат итүдән туктамады. «Бәхет күлмәге», «Миләшләрем» шигырьләрендә әдипләрнең һәммәсендә бар темалар бөтенләй икенче төрле, аңа гына хас төсмерләр белән яңгырый. Шунысы бәхәссез: Әнисәнең шигырьләре ихлас, алар аның күңеленнән бертуктаусыз тамып-тамып торган кебек. Кем генә сүз алса да, әниләр хакында әйтми калмый. Йөрәк түрләрендә йөрткән әниләргә багышлап язмый торган кеше юктыр да. 

Югалтулар белән үрелеп бара тормыш, тик шулай да
Без яшәүдән өмет өзмибез. 
Караңгымы, яктыдырмы тирә-якта, без матурлык җирдә эзлибез. 
Егылганга куллар сузыйк әле, торып бассын — алга барасы.
Максатына җитәр өчен, кеше 
Тапмый калмый бер дә чарасын.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев