Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада фәнни десант төште

10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Фән көне шәһәребездә истәлекле вакыйга белән билгеләп үтелде: бу көнне шәһәр Мәдәният сараенда “КФУның фәнни десанты”дип исемләнгән зур чара узды.

Билгеләп үтик, ул республикабызның күп кенә шәһәрләрендә булды. Әлеге зур масштаблы проект Казан федераль университетының 215 еллыгына багышланган.

Бөтендөнья Фән көнен ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты. Университет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “мондый чаралар – республика халкы өчен туган шәһәреннән читкә чыкмыйча, университет һәм аның эше, тикшеренүләр һәм уңышлар турында күп яңалыклар белү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу акция барлык балаларга да, аларның ата-аналарына да ачык”.

Чара кысаларында Алабуга, Яр Чаллы педагогия институтлары, шулай ук фундаменталь медицина һәм биология институты, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты һәм КФУның Инженер институты галимнәре үз фәнни эшләнмәләрен һәм мастер-классларын тәкъдим итте.

Ачылу тантанасыннан соң, Илшат Гафуров кунаклары өчен лекция укыды. Алабугада үткәрелгән чара Татарстанның башка шәһәрләрендә оештырылган акцияләрдән нәкъ менә шуның белән аерылып торды. Үз докладында ул КФУ эшенең кайбер аспектлары турында сөйләде,  нәрсә аркасында университет Россия мәгариф системасы флагманнарының берсе булып тора, дигән сорауга җавап бирде. Шулай ук КФУ башлыгы билгеләп үткәнчә, бу университет THE-2020 “Мәгариффән рейтингы буенча дөньяның иң яхшы йөз югары уку йорты арасына керә. Ректор югары уку йортының өстенлекле эш юнәлешләренә аерым игътибар бирде, алар арасында Астровызов”, “Эконефть” һәм ХХI гасыр укытучысы” һ. б. программаларда катнашу бар.

Ачык лекция белән беррәттән, Мәдәният йортының мәрмәр залында интерактив мәйданчыклар эше дә актив барды. “КФУның фәнни десанты” кунаклары төрле тематикалы 20дән артык станцияне карады, мәсәлән, гравитация, механик энергия яки гидроэнергия хисабына электрны генерацияләү буенча мастер-класста катнаша алды. “Спортчының мускуллары ничек эшли” станциясендә шәхси мисалда теләгән һәркемгә кешенең терәк-хәрәкәт аппараты ни өчен интенсив йөкләнеш вакытында тиз аруын аңларга мөмкин булды.

Эндоскопик манипуляция өчен тренажер белән интерактив мәйданчык та халык арасында зур популярлык казанды. Әйтергә кирәк, заманча җиһазлар бәйрәм кунакларына үзләрен галим һәм профессиональ хирурглар итеп хис итәргә мөмкинлек бирде.

Шул ук көнне КФУның кабул итү комиссиясе дә эшләде. Биредә Казан федераль университетына керү мәсьәләсе белән кызыксынган һәр кеше вузда белем алуга, әзерлек юнәлешләренә, эшкә урнашу перспективаларына кагылышлы һәм башка сорауларга җавап алды.

Шуны да өстәп әйтик, чарага меңнән артык кеше килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев