Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада гадәти булмаган «чыршы» ярминкәдә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте

Оста куллы Татьяна Кучина Поспелово авыл клубында «Могҗизалар остаханәсе» студиясе җитәкчесе булып эшли.

Раштуа ярминкәсе ачылу безнең шәһәр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм вакыйгасы булды. Һава шартларының начар булуына карамастан, алабугалыларның күпчелеге бу көнне Ленин мәйданында җыелды, якыннары өчен бүләкләр һәм сувенирлар белән беррәттән, үзләренә яңа ел кәефе дә алып китте.

Шәһәрлеләргә үзенең яңа ел товарларын тәкъдим итәргә уйлаган осталарның берсе Татьяна Кучина көтелмәгән образда — үз кулы белән эшләнгән чыршы костюмында килгән иде.

— Мин Поспелово авыл клубында «Могҗизалар остаханәсе» студиясе җитәкчесе булып эшлим. Биредә, ярминкәдә, мин үзем ясаган эшләнмәләрне сатам, бәяләре 250 сумнан башлана. Әлбәттә, костюмымны сувенирларыма игътибар җәлеп итү өчен генә түгел, бәйрәмчә атмосфера булдыру өчен дә әзерләдем, — ди Татьяна.

Оста куллы Татьяна Кучина чыннан да үз образы белән бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен күтәрде, Яңа ел атмосферасыннан тәэсирләнгән алабугалылар үзенчәлекле чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены да оештырды.

Шәһәрлеләр баян көе астына җырлап-биеп күңел ачканнан соң, Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел турында шигырьләрне тыңлады, бүләкләр тапшырды.


Әгәр дә сез бу матур бәйрәмгә килә алмый калгансыз икән, борчылмагыз, ярминкә әле 30 декабрьгә кадәр эшләячәк:

— 29, 30 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр;
— 27, 28 декабрьдә 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.

Раштуа ярминкәсе — үзегез һәм якыннарыгыз өчен кулдан эшләнгән яңа ел бүләген табу өчен бик яхшы мөмкинлек. Мәсәлән, бәйләнгән уенчыкларны биредә 100 сумнан, җылы оекбашларны 250 сумнан сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев