Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче Клавдия Пустобаева 103енче туган көнен билгеләп үтте

Клавдия әбине туган көне белән район җитәкчелеге, Ветераннар Советы вәкилләре котлады.

Шушы айның 14ендә Алабугада яшәүче Клавдия Пустобаева 103енче туган көнен билгеләп үтте. Клавдия әбине тәбрикләргә район башлыгы аппараты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева һәм АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов барды. Алар 103 яшьлек Клавдия Пустобаевага изге теләкләрен җиткерде, иң мөһиме — сәламәтлек булсын дип теләде. 

— Район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы исеменнән сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, рух күтәренкелеге телибез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз шатландырып торсын, — Эльмира Равил кызы.

— Ветераннар Советыннан котлаулар кабул итегез. Сез булдырасыз, нык торасыз, алга таба да шундый булыгыз. Сезнең рух ныклыгына гаҗәпләнәбез, үзегезне үзегез карыйсыз. Бу бик мөһим, — дип өстәде Геннадий Баганов.

Яше йөздән артып китсә дә, Клавдия Михайловнаның көче ташып тора. Өендә дә бөтен эшен үзе эшли, бакчасында да өлгерә. Үз яшенә үзе гаҗәпләнә ул. 

— Нинди туган көн инде миңа?! — ди көлеп Клавдия Михайловна. — Сирәк очрак. Бу яшемә кадәр җитәрмен дип уйламадым да. Җитмештә үләргә җыенган идем бит мин, тормыш иптәшем 75тә китте, — ди ул, аннары дәвам итә: — Бөтенесен үзем эшлим. Ашарга да пешерәм, идәннәрне дә сөртеп алам. Җәен — бакчада. Помидор үстерәм, аларга бит су сибәсе, аннары уңыш җыясы. Туганнар атнага бер килеп китә — ашамлыклар китерәләр. 

Клавдия Пустобаеваның иң яраткан шөгыле — китап уку. Хәзер, дөрес, сирәгрәк укыйм, күзләрем начар күрә, ди ул.

— Узган кышта бик күп китап укыдым, — ди ул китап тулы капка күрсәтеп. — Сидни Шелдон, Олег Рой, Виктор Суворов — шушы авторларның берничә дистә әсәрләрен укып чыктым. Хәзер күз күреп бетерми, авырганнан соң бигрәк тә, — ди Клавдия Михайловна.

Озак яшәвенең сере нәрсәдә соң дигән сорауга Клавдия Пустобаева гади җавап бирде: «Бернинди сере дә юк, яшим, шул. Эшлим. Өч бала үстердем. Оныкларыма, оныкларымның балаларына булыштым».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев