Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче Клавдия Пустобаевага 104 яшь тулды

Клавдия Михайловна өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер инде оныкларының да оныклары бар.

Бу атнада Алабугада яшәүче Клавдия Пустобаевага 104 яшь тулды. Шундый олы яшьтә булуына карамастан, хуҗабикә бу көнне кунакларны матур киенеп, табын җәеп каршылады. Берничә көн рәттән аны шалтыратып тәбрикләделәр.

‒ Мин күп эшләдем, беркайчан да эшсез утырмадым. Озак яшәү серем дә юк, яшим дә яшим, ‒ ди Клавдия Михайловна.

Ул хәзер дә бер дә тик тормый. Укырга бик ярата, дөрес, күзләре алай ук җете күрми инде, авырлык белән укый. Шулай да үзенең бакчасын кайгыртырга саулыгы һәм көче җитә әле. 

‒ Быел кишерем уңмады, ә менә теплицадагы кыярларым әйбәт үсте, ‒ дип сөйли ул.

Әйтергә кирәк, Клавдия Михаил кызы Кама Тамагы районыннан. Җиде сыйныф укыганнан соң, ул Казан финанс-икътисад институтына кереп укый. Аны 1939 елда тәмамлап, юллама буенча Алабуганың район финанс бүлегенә эшкә килгән. Шәһәр финанс бүлеге барлыкка килүгә, шунда хисапчы булып күчкән һәм учреждение ябылганчы, 1947 елга кадәр эшләгән. 1948-1963 елларда Клавдия Михайловна Коммуналь хуҗалык министрлыгы кунакханәсендә хисапчы була. 1963 елда яңадан ачылган Шәһәр финанс бүлегенә эшкә кергән һәм, 1975 елда лаеклы ялга киткәнче, икътисадчы булып эшләгән. 

Клавдия Михайловна өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер инде оныкларының да оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев