Алабугада язучы Лира Ибраһимованың юбилей кичәсе булды
Лира Кадим кызы 1967 елда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында туган, соңгы елларда Алабугада яши.
20 октябрьдә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә язучы Лира Ибраһимованың юбилей кичәсе булды.
«Садә хисләр җырчысы» дип аталган кичәдә Чаллы әдипләре, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзалары — Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый бүләк алган шагыйрь Айрат Суфиянов һәм танылган журналист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, шагыйрә һәм язучы Әлфия Ситдыйкова, «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе вәкилләре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Кичәне алып баручы китапханәче Гүзәл Фатыйхова Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова башлангычы белән 2021 елдан булдырылган «Әдәби Алабуга» галереясы турында әйтеп үтте, анда 24 портрет тәкъдим ителгән. Шулар арасында 4 язучы — ТР Язучылар Берлеге әгъзалары.
Лира Кадим кызы 1967 елда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында туган, соңгы елларда Алабугада яши. Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык бүлеген тәмамлаган Лира — бүген танылган язучы, хикәя остасы.
— 23 яшемә кадәр китап укыдым. Язучы булырмын дип уйламадым да. 27 яшьләрдә кинәт кенә яза башладым. Әткәй дә, әнкәй дә белемле, зыялы кешеләр иде, нәселем белән бик горурланам.
Күңеленә килгәннәрен яза-яза ун еллап вакыт үткәч, тормыш иптәше Рафаэль киңәше белән, Лира Ибраһимова Чаллы типографиясенә китә.
— Бик яхшы кызлар туры килде. «Мирас итеп йолдыз калдырам» дип аталган беренче китабым чыкты, тупсадан атлап чыгу кебек тоелды бу миңа.
Язучылардан беренче булып бу китапны Рәшит Бәшәр укыган һәм яхшы бәя биргән.
Хикәя, бәяннар гына түгел, пьесалары да бар аның. 2011 елда басылган «Җимчәчәк» җыентыгынннан соң, 2013 елда кыска метражлы татарча телефильмнар сценарийлары конкурсында өченче урынны яулаган.
2017 елда Татарстан китап нәшриятында өченче китабы басыла, анысы «Сукырлар йорты» дип исемләнгән.
— Дүртенчесе «Ике дөнья арасында» дип атала. Һәр әйберем кадерле, ди язучы. — Дөньядан аерылып, өч-дүрт сәгатьтә язып атам да, күпмедер вакыт үткәч, тынычланып, алып укыйм. Миндә эчке хөкемдар утыра. «Струклый-струклый», язганымны кыскартам. Дөнья бик катлаулы, ләкин мин бик бәхетле. Тормыш иптәшемә, Факил абыйга, каләмдәшләремә рәхмәтлемен. Хикәя язарга яратам.
Шөкер, хикәяләре уңыш казана. Әйтүенчә, аларны Башкортостаннан да, Чувашстаннан да сорыйлар, Татарстанда исә әсәрләре иң күп укыла торган 10 язучы иҗаты рәтендә.
Чаллы төбәге язучылары берлеге рәисе Факил Сафин юбилярны котлап, ак чәчәкләр һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулладан бүләк тапшырды.
— Хәрәкәт, динамика булган әсәрләрегезне дә киләчәктә күрербез дип өметләнәбез, — диде ул. — Чыгышында Факил Сафин алабугалы Гөлзада апа Әхтәмовага, Фирдәвес Хуҗинга, Наиб ага Лаисовка зур хөрмәтен белдерде. Бүген максат: Алабуга шәһәрен, төбәген кузгатып җибәрү. Егермеләп шәһәр-район безгә карый. Безнең исемнәре билгеле булган Сирень Якупова, Айгөл Әхмәтгалиева сезгә сәлам әйттеләр. Минем белән бергә менә Әлфия Ситдыйкова һәм Айрат Суфиянов килде.
Факил Миңнемөхәммәт улы хикәя жанрының катлаулы булуын әйтеп узды. Рус хикәя осталары Антон Чехов, Иван Бунин һәм татар язучыларыннан Әмирхан Еники, Мәгъсүм Хуҗин кебек үк, прозаик бүгенге укучыны үз артыннан ияртеп бара алырга, вакыйганы драматургиягә төреп бирергә тиеш, дип саный ул.
— Римма Ибраһимова хикәя жанрын иярли. Китабы — иң күп укылышлы. Икенчедән, теле бай, аһәңле. Ул табигатьтән дә килә. Табигать кешене илһамландыра, күзәтүчән итә. Телне өйрәнергә мөмкин, җыйнак композицияне ничек төзергә? Лира хикәяләреннән шуңа өйрәнеп була, — диде Факил Сафин язучы иҗатына югары бәя биреп.
Әлфия Ситдыйкова Лира Ибраһимовага сәламәтлек, гаилә бөтенлеге, балалар иминлеге, тугры укучылар теләде һәм китап бүләк итте.
Лира ханымның якташы Айрат Суфиянов истәлекләрдән башлады:
— Безнең авыллар терәлеп диярлек тора. Лира белән без бер мәктәптә укыдык. Кадим абый гармунда, баянда оста уйный иде. Лира бик талантлы нәселдән. Мин аның якташы булуым белән горурланам. Без табигать кочагында, җиләк җыеп үстек. Дөнья матур чакта язылган шигыремне укып китәм әле, — диде ул, һәм залдагыларга «Кояш балкый», "Алтын пәрәвезләр«не ирештерде.
Лира Ибраһимованы «Чулман» берләшмәсе әгъзалары исеменнән Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзада апа Әхтәмова котлады. Бүләгенә өстәп, шигъри тәбрикләвен дә җиткерде.
Чаллыдан Лираның апасы да килгән иде, Әнгам Атнабаевның алар икесе дә яраткан «Ул болытлар юктыр инде» шигыре балачактан сәлам булып яңгырады.
— Очрашулар булып торсын, — диде Лира, барысына да рәхмәтен белдереп, минем өчен зур вакыйга бу, иҗатымны дәвам итү теләге тагын да арта.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме Тәҗрия Җәләева укучыларын сәхнә теленә өйрәтә. Беренче курс студенты Фирүзә Хәйруллина Лира Ибраһимованың «Тышлык эчендә табышмак» исемле хикәясеннән «Рада» бүлеген, «Бала күңеле» хикәясеннән өзекне артистларча укыды, Алинә Мансурова укуында «Сукырлар йорты» китабыннан «Күрше хакы — Алла хакы» хикәясен тыңладык.
Үзәк китапханә директорының урынбасары Нәзифә Сафина белдерүенчә, «Әдәби Алабуга» картасында Лира Ибраһимованың исеме лаеклы урын алган.
Очрашу ахырында иҗатчылар чәй табыны артында бүгенге проблемаларны уртага алып сөйләштеләр, Алабугада 90ынчы елларда гөрләп торган берләшмә эшен юксынып искә алдылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев