Алабугада Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды
Чара А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсендә үткәрелде.
14 сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды.
Шунысы кызыклы: 15 сентябрь — татар драматургиясенең классигы Кәрим Тинчурин гына түгел, безнең шәһәребез халкы өчен дә якын булган Таҗи Гыйззәтнең дә туган көне. Әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше Алабугада беренче татар театрын оештыручы драматург Таҗи Гыйззәткә багышланды.
Бирегә Гыйззәт 1925 елда күчеп килә һәм 1928 елның декабренә кадәр яши. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗылык эшләре мөдире булып урнаша. Шулай ук аның инициативасы белән техникумда җыр һәм бию түгәрәкләре эшли башлый. Драмтүгәрәк оештырып җибәрә.
Түгәрәктә сәләтле яшьләр дә табыла. Алар иң беренче Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре буенча спектакль куярга уйлыйлар, ләкин бу Таҗи Гыйззәттән бик күп көч сорый, чөнки студентлар өчен спектакль уены яңа, таныш түгел шөгыль була. Драматургка барысын да күрсәтеп бирергә кирәк була: сәхнәгә керү-чыгу манералары, сөйләү-интонация, сәхнәдә үз-үзеңне тоту... Студентлар репетицияләр вакытында Таҗи Гыйззәтнең күп кенә рольләрне яттан белүе, җырга-моңга сәләтен күреп сокланалар, аңа охшатып уйнарга тырышалар. 1925 елның октябрь урталарында «Сүнгән йолдызлар» спектакле сәхнәгә куела.
Шәһәр кешеләре белән якыннан аралашып, "Сүнгән йолдызлар«ны уйнаган яшьләрне сынагач, ул Алабугада татар театры ачу турында хыялланып йөри һәм аны тормышка ашыра. 1925 елның кышында Гыйззәтнең «Наемщик» пьесасы халыкка күрсәтелә. Бүген дә аның эше дәвам итә. Алабугада «Көзге» татар халык театры уңышлы эшләп килә.
Кичәнең икенче өлешендә Алабуга медицина көллияте студентлары Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән танышты.
Алар иң танылган сәхнә әсәре — «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек карады һәм Диләрә Төхвәтуллина һәм Айрат Ганиев башкаруында Мәйсәрә һәм Булат җырын тыңладылар. Студентларны «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән төп геройларның мәхәббәттә аңлашуларын чагылдырган күренеш тә битараф калдырмады.
Салих Сәйдәшевнең Кәрим Тинчурин сүзләренә язылган «Без кабызган утлар» җыры Рөстәм Асаев башкаруында кичәне тагын да ямьләндерде.
Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Аккүл (элек Таракан) авылында крестьян гаиләсендә туа. 1910 елда Кәрим Тинчурин Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасына актер булып эшкә урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Үзе уйнау белән бергә, Тинчурин труппаның репертуарын баетуга да көчен куя, бер-бер артлы пьесалар яза. «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү», «Җилкуарлар» әсәрләре белән үзен драматург итеп таныта.
Тинчурин — шагыйрь дә. Сәхнәдә, радиода, телевидениедә аның сүзләренә язылган җырларны без гел ишетәбез. Ярты гасырдан артык бу җырлар бер дә искерми, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Тинчуринның озак еллар буе композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп эшләве бик табигый сыман. Аның тирән мәгънәле сүзләренә бары тик Сәйдәшев кенә музыка иҗат итә алгандыр кебек. 1922 елда Салих Сәйдәшевне Оренбургтан Казанга Кәрим Тинчурин чакырып китергән, шул вакытта алар арасында иҗади дуслык башланган. Тинчурин шигырьләренә Сәйдәшев язган «Булат җыры», «Кара урман», «Без кабызган утлар» һ.б. җырлар — халык арасында яратып тыңланганнары.
Кичәгә килүчеләр «Ул кабызган утлар» дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән танышты. Анда юбилярның тормыш юлы, иҗаты, якыннары һәм хезмәттәшләре турында мәгълүмат яктыртылган әсәрләр урын алган.
«Мәңге балкыр йолдыз» исемле әдәби-музыкаль кичә күтәренке рухта тәмамланды.
Раушания Вәлиева, Гүзәл Фатыйхова, китапханәчеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев