Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада коймаларны төзекләндерүгә 50 мең сум күләмендә грант билгеләнде

Грант алуда катнашу өчен гаризаларны дүшәмбедән, 27 июньнән биреп була.

Район башлыгы киртәләргә ремонт ясауга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга грант билгеләде.

Нигездә ул Алабуганың күпчелек урынны хосусый йортлар биләп торган иске өлешенә кагыла. Кызганыч, күп кенә йортларның коймалары күптән яңартылуга мохтаҗ — кыекланган, урыны-урыны белән ватык, буяулары искереп-кубып беткән, әйтәсе дә юк, алар шәһәр күренешен боза. Тик аларны тәртипкә китерү бар кешенең дә хәленнән килми. Шуңа да район җитәкчелеге һәр йорт хуҗалыгына 50 мең сум күләмендә грант алу мөмкинлеген гамәлгә куярга булды. Ул җирле бюджеттан биреләчәк, кайтарасы түгел. Грант алуда авыл җирлегендә яшәүчеләр дә катнаша ала.

− Коймасын яңартырга теләүче гражданнарның финанс кыенлыклары бар икән, аларның район башлыгы исеменнән 50 мең сум күләмендә грант ярдәме алырга мөмкинлеге бар. Без граждланнардан гариза, төзекләндерүгә яисә алыштырылуга мохтаҗ койманың фотосурәтен алабыз, аларга койманың дүрт вариантын тәкъдим итәбез: архитектура күренеше бердәм булсынга, барысы да янәшәдә нинди инфраструктура булуыннан тора, − ди АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев.

Әйтергә кирәк, документлар тапшырылганнан соң, гариза бирүче җиңүче дип табылгач, койманы аның үзенә алыштырырга туры киләчәк, башкарылган эшләр турында актны бирүгә, ул чыгымын кайтара алачак.

Грант алуда катнашу өчен гаризаларны дүшәмбедән, 27 июньнән биреп була. Теләгән кеше 4-48-98 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин, гаризаларны ppseralabuga@mail.ru электрон почтага җибәрергә кирәк. Аларны махсус комиссия караячак, ул җиңүчеләрне игълан итәчәк. Гаризаны рәсмиләштерүдә яисә грантта катнашу шартларын аңлатуда ярдәм күрсәтүгә АМР Җәмәгать советы алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев