Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада кыр эшләренә әзерлек

Басу-кырлар әлегә ак кар юрганы астында. Озак та үтмәс, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып кыр эшләренә дә керешер. Районыбыз хезмәтчәннәре язгы чәчүгә ничек әзерләнә, орлык һәм ашламалар җитәрлекме? Бу һәм башка сорауларга РФ авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга районара бүлеге җитәкчесе Люция Габдуллина җавап бирде.

- Быел язгы культуралар 35846 гектар җирдә чәчеләчәк. Иминият фондын исәпкә алганда, орлыклар 8160 тонна кирәк булачак. Район амбарларында орлыклар кирәкле күләмнән 10 процентка артыграк салынган һәм тикшерелгән. "Привольное" җәмгыятен исәпкә алмаганда (бүгенге көндә бу хуҗалыкта орлык запасы инвесторлар ярдәмендә тулылана), орлык материалы барлык хуҗалыкларда да җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Без инде чәчү алдыннан орлыкларны тикшерү эшләрен башладык. Беренчеләрдән булып тикшерү өчен материалны безгә "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Морт", "Восход", "Сапфир" хуҗалыклары һәм "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" китерде. Тишелеп чыгу сыйфатлары белән бергә орлыклар төрле авырулар белән зарарланган булуга тикшерелә. Моннан тыш аларны зарарсызландыру буенча да киңәшләр бирелә.

- Орлыкларның сыйфаты турында тулырак әйтә алмассызмы?

- Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләре буенча орлыкларның тулаем тишелеп чыгу күләме 12 проценттан да ким булмаска тиеш. Безнең районда бу сан 18 процент тәшкил итә, тик "Морт", "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Восход" хуҗалыкларында һәм "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе»ндә ул 10 проценттан артмый. Шул ук вакытта "Приозерное", "Сапфир" һәм тагын берничә хуҗалыкка тишелеп чыгуның югары дәрәҗәсенә ия орлыклар сатып алу турында уйланырга вакыт.

- Быелгы чәчү эшләренә булган планнар төзелдеме инде? Аның турында тулырак сөйләсәгез иде.

- План буенча сабан культуралары чәчеләчәк басуларда дым каплату эшләре 3-5 көн эчендә, ә иртә җитешә торган культураларны чәчү 10-12 көндә төгәлләнергә тиеш.

- Минераль ашламалар җитәрлек әзерләндеме?

- Быелгы язда ике мең тоннага якын ашлама кирәк булачак. Таләп ителгәннең яртысы инде бар. "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Нократ таңнары" хуҗалыклары актив рәвештә ашламаны үз средстволарына алып кайта. "Нократ таңнары"нда минераль ашлама запасы бер гектар чәчүлек җиргә 34 килограмм туры килә. Бу - таләп ителгәннең яртысыннан күбрәк дигән сүз.

Розалия Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев