Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада март аенда өч меңгә якын кешегә бушлай кайнар аш таратылган

Мохтаҗлар өчен шәһәрдә «Приют человека» эшли.

Алабугада «Кеше приюты» («Приют человека») мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты актив эшли. Март аенда биредә 2 782 алабугалы бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән. 2022 елда пункт 21 153 порция кайнар ризык тараткан һәм ике кешене эшкә урнаштырган. Бу хакта проектның ВКонтакте төркемендә хәбәр ителә. 

Хәзер безнең шәһәр өчен тагын ике павильон әзерләнә. Берсен 4нче микрорайонда, ә икенчесен шәһәрнең аскы өлешендә урнаштырырга ниятлиләр.

Исегезгә төшерәбез, «Приют человека» павильоны шәһәрнең 6 микрорайонында урнашкан. Үзен мохтаҗ дип санаган һәркем монда көнгә бер мәртәбә бушлай кайнар ризык алып китә ала.

Павильон көн саен 11.00дән 13.00гә кадәр эшли.

Фото: priyutelabuga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев