Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада махсус хәрби операциядәге сугышчыларга тәмле чәй өчен кашык-кәнфитләр әзерлиләр

Тәмле чәй булсын өчен аны кайнар суга салу да җитә.

«Игелек планетасы» гуманитар һәм волонтерлык ярдәме пункты инде озак вакыт безнең сугышчылар файдасына эшләп килә.

Биредә хезмәт куючылар челтәрләр үрә, коры паеклар өчен яшелчәләр киптерә, «коры душ» әзерлиләр, шулай ук гуманитар ярдәм җыеп, аны туплау һәм адресатларына җибәрү белән шөгыльләнәләр. Тик моның белән генә аларның эше тәмамланмый.

Волонтерлар әледән-әле сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүнең яңа ысулларын уйлап таба. Күптән түгел алар кашык-кәнфитләр («ложки-леденцы») ясый башлаган. Моның нәрсә икәнен без беренче мастер-класста үзебез күреп белә алдык.

— Тәмле чәй өчен кашык-кәнфит — яңа эшләнмә, моңа кадәр андый әйберләрне җибәргәнебез юк иде. Алар сугышчыларыбызга өй җылысын һәм туган як болыннарының хуш исен җиткерер дип өметләнәбез, кайнар эчемлек әзерләү өчен кашыкны кайнар суга яки чәйгә салу җитә, — дип сөйли волонтер Юлия Аверьянова.

Нәкъ менә Юлия беренче булып мондый кашыклар ясарга уйлый, ә идеяне аңа Башкортостаннан тәкъдим итәләр. Әлеге калаклар, чыннан да, солдатларга үзләрен берничә мизгелгә булса да туган якта, аның табигате кочагында тоярга ярдәм итә, чөнки чәй составына кергән үләннәр волонтерлар куллары белән биредә, туган Алабугада җыелган.

— Без агач кашыкларга кура җиләге, чамбыр (чабрец), мәтрүшкә, тукранбаш (клевер), әфлисун цедрасы, кара чәй һәм бал салабыз, аннары шулар өстенә эретелгән изомальт салып, катырабыз. Ул, шикәрдән аермалы буларак, тиз эреми һәм аллергиясе булган кешеләргә дә ярый.

Бу кашык-кәнфитне кайнар суга салгач, искиткеч тәмле эчемлек килеп чыга, моны без үзебез дә тикшереп карый алдык. «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм пункты волонтерлары безне сыйлап кына калмады, баллы кашык-кәнфитләр әзерләү серләре турында да сөйләделәр.

Барлык үләннәрне кашыкка салгач, өстән эретелгән изомальтны башта ян-яктан, аннары акрынлап үзәккә таба агызырга кирәк. Шулай иткәндә, «кәнфит» дөрес формалашачак һәм бер генә үлән сабагы да әрәм булмаячак, — дип уртаклашты Юлия Аверьянова.

Күргәнебезчә, мондый кашыкны мөстәкыйль рәвештә эшләү дә бик җиңел һәм шактый тиз булып чыкты.

Канатланып, дәртләнеп эшләгән волонтерларны күрүгә, шуны аңлыйсың, алар сугышчыларыбызны үз туганнары кебек кайгырта, эшләнмәләре аша сугышчыларыбызга күңел җылысын да җиткерергә омтыла.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев