Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада җәмәгать транспортында QR-кодлар ничек тикшерелә

Татарстанда 22 ноябрьдән яңа чикләү чаралары керттеләр. Хәзер маршрут автобусларына утырыйм дисәң, вакцина ясатканлыгыңа QR-код яисә медотвод турында белешмә күрсәтәсе.

22 ноябрьдә, иртәнге унынчыда мин «Таттелеком» тукталышында 4нче санлы маршрут автобусына утырып, соңгы тукталышка кадәр бардым. Йөртүче беркемнән дә QR-код сорамады. Янәшәмдәге хатын-кыз 7 сәгать 30 минутта шәһәрнең иске өлешенә барганлыгын, автобус йөртүченең пассажирлардан код күрсәтүләрен сораганлыгын әйтте. Аска төшеп җиткәч, мин 8нче маршрут автобусына күчтем. Тәрәзәгә беркетелгән белдерүдә 22 ноябрьдән, дәүләт карарлары буенча, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелүе әйтелгән. Шуның аскы урынында, кергәндә һәм билет алганда QR-код күрсәтүне үтенеп язылган. 
Чынлыкта бу эш ничек барырга тиеш соң? Бу сорау белән без райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудинага мөрәҗәгать иттек. Аның аңлатуынча, Алабугада QR-кодларны маршрут автобусын йөртүчеләр үзләре тикшерә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы аларны кирәкле җиһаз белән тәэмин иткән. 
− Мин шәһәрдәшләрне тикшерүләргә әзер торырга чакырам, үзегез белән басма яисә телефондагы QR-код, шулай ук шәхесне раслый торган документ (паспорт яисә йөртүче таныклыгы) булсын. Алабуга районы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тикшерүләр уздырачак. Кодлары булмаган пассажирлар һәм бу тәртип бозуга юл куючылар административ җаваплылыкка тартылачак, − дип өстәде Лилия Ягудина.
Әйтергә кирәк, икенче көнне хокук саклаучылар ялган QR-кодлы ике алабугалыны җәмәгать транспортыннан чыгарганнар. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Шул ук көнне кодлары булмаган ике яшь кеше маршруткадан чыгудан баш тарткан. 
— 22 ноябрьдән без җәмәгать транспорты пассажирларының вакцинация турында QR-кодлары яисә медицина белешмәләре барлыгын тикшерүне башладык. ЭЭМ бүлеге, муниципаль контроль, муниципаль хезмәт хезмәткәрләре белән бергәләп күмәк тишерүдән күренгәнчә, халыкның 96 проценты QR-код, паспорт күрсәтә, кагыйдәләр үтәлә. Эксцессларсыз да булмый. Мисалга, шушы көннәрдә, QR-кодлары булмаган студентлар автобустан чыгарга теләмичә, йөртүчегә тупас җавап биргән, — ди райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.
Мондый хәл кабатланмасынга, көн саен пассажирларны ташучылар белән очрашалар. Райбашкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, җирлекләр белән Алабуга арасында пассажирлар йөрү кимегән. 
— Бу уңайдан без хәрәкәт интервалын үзгәртербез. Бөтен яңалык авыл җирлеге башлыкларына җиткерелер. Шәһәр буйлап пассажирлар саны сизелерлек кимемәгән. Расписание әлегә элеккечә калачак, — ди Ленар Нургаянов. 
23 ноябрь кичендә Алабуга маршруткаларындагы пассажирларның QR-кодларын тикшерүнең чираттагысы булды. Полиция хезмәткәрләре ЮХИДИ, муниципаль контроль, муниципаль хезмәттәгеләр белән берлектә, код һәм документлар тикшереп йөрде. Рейд кичке биштән соң башланды, кешеләр күп түгел иде, пассажирларның барысының да диярлек кодлары бар. Дөрес, барыбер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. 
24 ноябрьдә хакимияткә ике ана мөрәҗәгать итеп, шикаять белдергән. Алар балигъ булмаган балаларының автобустан чыгаруларын хәбәр иткән. Шуның белән бәйле рәвештә, хәзер паспорты булган мәктәп укучыларына әлеге документны маршруткада күрсәтергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X