Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада модельле китапханә ачылачак

Модельле китапханә сентябрь ахырына әзер булачак.

Алабуга үзәк балалар китапханәсе «Мәдәният» илкүләм проекты буенча «Модельле муниципаль китапханәләр булдыру» конкурсында җиңүче булды.
2019 елдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәдәният» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә илебездә модельле китапханәләр ачылды.

Модельле китапханә — укучы һәм китапханә бәйләнешенең заманча форматы ул. Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова аңлатканча, мондый китапханәләргә карата билгеле бер стандарт бар.

— Модельле китапханә укучыны үзенең тышкы кыяфәте белән дә җәлеп итәргә тиеш — ремонт, һәркем файдалана алырлык интернет, заманча җиһазлар һәм иң мөһиме — китаплар кирәк. Шулай ук, китапханәнең китап бирү белән генә чикләнеп калмавы, ә мәдәни-ял итү эшчәнлеге дә алып баруы мөһим. Биредә вакытны файдалы итеп үткәрү, ял итү һәм уку өчен урын булырга тиеш, — ди Юлия Нәҗипова.

«Модельле муниципаль китапханәләр булдыру» конкурсында бөтен Россиядән 84 регион катнашты. Татарстаннан 19 гариза бирелде, шуларның 4се конкурста җиңүгә иреште. Җиңүчеләр арасында Алабуга үзәк балалар китапханәсе дә бар, ул, «Детский ЧитайМир» дип аталган модельле китапханә концепциясен тәкъдим итеп, 15 миллион сум күләмендә финанслау алды.

— Китапханә китапсыз яши алмый. Шуңа күрә китап фондын тулыландыру безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора. Конкурста җиңү өчен алынган акчаларның 4 миллион сумын балалар әдәбияты алуга юнәлтергә булдык. 0 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучыларыбыз өчен төрле эчтәлектәге 8 мең данә китап сатып алыначак. Балалар безнең гореф-гадәтләребез белән таныша алсын өчен, безнең илебез турындагы китапларга басым ясаячакбыз. Исемлеккә балалар мәҗбүри укырга тиешле китаплар һәм җәйгә укырга бирелә торган әдәбият өстәлде. Китапханәдә шулай ук тактиль, музыкаль һәм исле китаплар барлыкка киләчәк. Ата-аналар өчен дә махсус әдәбият алыначак — бу психология һәм педагогика буенча китаплар, — дип сөйли Юлия Нәҗипова.

Моннан тыш, балалар китапханәсендә яшь укучылар ялы өчен заманча мультимедия җиһазлары барлыкка киләчәк.

— Балалар өчен хәрәкәтчән уеннар үткәрергә мөмкинлек бирә торган интерактив панельләр һәм интерактив идән сатып алу планлаштырыла. Шулай ук виртуаль шлемнар, планшетлар һәм интерактив өстәл барлыкка киләчәк. Балалар уенчыклары — курчаклар, машина һәм конструкторлар сатып алыначак, китапханәбездә төрле әкиятләр мотивлары буенча эшләнгән курчак театры да барлыкка киләчәк, — ди Юлия Нәҗипова.

Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен чын мультипликация студиясе, химик һәм биологик тәҗрибәләр үткәрү урыны һәм моның өчен кирәкле җиһазлар булачак, анда балалар үсемлекләр үстереп карый яки башка тәрҗибәләр үткәрә алачак.

— Тыныч ял зонасын булдыру планлаштырыла. Аның өчен без кәнәфи, пуф, матлар сатып алырга ниятлибез, биредә үк интерактив дөнья картасы эленеп торачак. Балалар монда килеп, үзләре китап сайлап, иркенләп укый алачак, — ди китапханә директоры.

Болардан тыш, үзәк балалар китапханәсендә яктырту яңартылачак, уңайлы һәм куркынычсыз җиһазлар кайтарылачак.

— Станислав Романовский исемендәге әдәби кунак бүлмәсен яңарту планлаштырыла. Музей почмагы булып торган «XХ гасыр» залы шулай ук яңарачак, анда балалар шул чордагы әйберләр, мәсәлән, чутлар һәм язу машинасы белән таныша ала, — ди Юлия Нәҗипова.

Модельле китапханә сентябрь ахырына әзер булачак. Хәзерге вакытта 2024 һәм 2025 елларга чаралар планы эшләнгән инде.

— Яшь ата-аналар мәктәбен ачарга планлаштырабыз. Шулай ук яңартылган рәвештә Станислав Романовский исемендәге әдәби клуб үз эшен дәвам итәчәк. Безгә килүче укучыларны күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр көтә. Ә без, үз чиратыбызда, аларның үзләрен көтеп калабыз. Китапханәбез гаиләләр бергәләп ял итә торган урынга әйләнер дип өметләнәбез, — ди Юлия Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев