Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мохтаҗларны ашату өчен тагын бер урын барлыкка киләчәк

Тиздән безнең шәһәрдә «Приют человека» дип аталган хәйрия проекты эшли башлаячак.

Әлеге проект кысаларында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йортсыз, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә. 

Искәртик, республикада «Приют человека» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрә. Бүгенге көндә Казанда шундый 6 пункт булдырылган. Шуңа охшаш урыннар Чаллыда, башка шәһәрләрдә дә бар. Исеме яңа булса да, җисеме белән безнең шәһәр өчен бу яңа проект түгел. Алабуганың 4 микрорайонында урнашкан Әҗмәл мәчете инде бер елга якын мохтаҗларны ашата. Бүгенге көндә анда атнасына ике тапкыр 70-80 кешегә кайнар ризык өләшәләр. 

Күбесенчә бу — шул мәхәлләдә яшәүчеләр. Тиздән шәһәрнең 6 микрорайонында «Приют человека» дип аталган павильон үз эшен башлап җибәрәчәк. Монда атнага 6 көн дәвамында йөзгә якын кешегә кайнар аш тарату күздә тотыла.

Хәзерге вакытта павильонны җиһазландыру эшләре бара. Эшләр инде ахырына якынлаша, дип сөйләде безгә Алабуга шәһәренең имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. Хәзрәт сүзләренчә, павильон заманча, матур, кечкенә күренсә дә, эчендә бар кирәкле җиһаз булдырылган. Инде тиздән, төгәллрәк әйтсәк, 11 апрельдә 17 сәгатьтә, аны ачу чарасы үткәрү планлаштырыла. 

— Атнасына 6 көн дәвамында билгеле бер вакытта монда мохтаҗларга кайнар ризык өләшергә ниятлибез. Үзен мохтаҗ дип санаган һәркем, шушы ризыкка ихтыяҗы булганнар, милләтенә, диненә карамастан, монда килеп, кайнар ризык алып китә алачак, — дип сөйләде хәзрәт.

Безнең җәмгыяттә төрле кеше бар. Катлауы тормыш хәлендә калучылар, яшәү урыны булмаганнар, аз керемле, күп балалы гаиләләр... Күбесенең көн саен кайнар аш ашарлык мөмкинлеге юк. «Алабуга» фонды, Әҗмәл мәчете бүгенге көндә шундый кешеләргә ярдәм кулы суза. 

— Кешеләр беләләр, киләләр, көтеп торалар. Рәхмәтләр әйтеп таралышалар. Нинди генә җәмгыять булмасын — мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү — зур игелек. Мөмкинлеге булган кешеләр байлыкларының берникадәр өлешен изге юлда сарыф итсә, бу кешенең үзенә дә күңел тынычлыгы, ләззәт китерер иде, чөнки син беләсең: синең ярдәмең белән кемдер бүген исән калды, кемдер рәхмәт әйтеп дога кылды. Һәм ул кире сиңа әйләнеп кайта. Начарлык та шулай әйләнеп кайта бит, — дип дәвам итте Хәлим хәзрәт.

Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөмкинлеге булганнар мәчеткә ашамлыклар алып килеп тә, бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме — теләк, ният булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев