Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мөселман Сабантуе узды

Узган ялларда Алабугада мөселманнарның кече Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә күңел ачкан мөселманнар исеменнән хезмәт ветераннары редакциягә рәхмәт белдереп: «Бу кадәр әйбәт мөселман Сабантуе оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтләр белдерәбез» дип хат юллаган.

Мөселманнарның кече Сабантуе «Урман әкияте» лагеренда үткәрелде. Шәһәр Сабантуе тәртибендә узган бәйрәмдә капчык сугышы, чүлмәк вату, гер күтәрү уеннары, иң кызыгы сөңге белән туры ату ярышы уйнатылды. Узган ел шәһәр Сабантуенда көрәш батыры булган Заман Илбәков бу юлы да беренчелекне яулады. Җиңүче сарык бәрәне белән бүләкләнде. Уеннарда мөселманнар белән бергә Казан кунаклары, Диния нәзарәте вәкилләре дә теләп катнашты. Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт, ислам дине тарату бүлегеннән Тимергали хәзрәт сөйләгән вәгазьләр һәм мөнәҗәтләрне җыелган халык тын калып тыңлады. Татар һәм гарәп телләрендә камил сөйләшкән, Корьәнне тулысынча яттан белгән 18-19 яшьлек Абу-Давыт хәзрәт аять сөйләде. Килгән кунакларны түләүсез аш белән сыйладылар.

«Ихлас күңел белән тыңлап, күңелләр тулып, күзгә яшьләр килеп, иманыбыз тагын да ныгыды, күбрәк изге гамәлләр өстисебез килде» дип яза хезмәт ветераннары.

Хөрмәтле мөхтәрәм кардәшләрем!

Бисмилләһ дип балыйм әле Раббыбыз Аллаһ Коръәнне дә шулай башлаган. Җәмигъ мәчете мөселманнары сезгә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Күңелле Сабан туе оештырып иманыбызны ныгытып, гыйлемебезне арттырганнары өчен. 1июнь 2013 елда сәгать8.30 автобус белән Җәмигъ мәчетеннән "Урман аланы" лагерына "мөселманнар Сабан туена". Шул кадәр матурның матуры табиги урман, төрле чәчәкләр аткан аланнарда көне буе саф һавада ял иттек. Бу хәтле матур табигать, кояштан хуш ис сибеп тора, нарат агачы исләре, җанга тагыда рәхәтлек арттыра, шундый рәхәт мизгелләр көне буе. Корьәни Кәримдә Раббымыз язган: "Мин Сезгә җирләрне бизәкләдем...."дип. Дөресен дә шулай,ул матурлык саф чисталык Раббым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев