Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада ник табиблар җитми, яки яңа проект бу кытлыкны җиңәргә булышырмы?

Алабугада табибларга кытлык мәсьәләсен җиңеләйтү өчен «Мобиль фельдшер» проектын гамәлгә кертмәкче булалар.

Алабуга районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Алабуга Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Азат Гайсин белән шул хакта сөйләштек, дип яза Интертат. 

- Алабуга укытучылар җитмәгән авылларның язмышын кайгыртып, беренче булып, «Мобиль укытучы» проектын керткән иде. Хәзер менә «Мобиль фельдшер» проекты турында ишеттек. Ул табиблар җитмәгән урыннарда проблеманы хәл итәчәкме?

Л.Я. (Лилия Ягудина):

- Авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, ләкин авыл җирлегенә күченеп эшләргә риза булган фельдшерлар юк. ФАП төзелгәндә кадрлар бар иде, аннары кемдер пенсиягә китте, кемдер күченде. Миграция гел бар. Гари авыл җирлегендә яңа ФАПны быел тапшырачакбыз, ә фельдшер әлегә юк.

Үзебезнең Алабуга медучилищесы булуга карамастан, ел саен максатчан программа буенча кадрлар әзерләнсә дә, чыгарылыш студентлары авылга кайтырга ризалашмый. Шуңа Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән «Мобиль фельдшер» проектын әзерлибез.

Бүген барлыгы җиде авыл җирлегендә табиблар җитми. Бу Поспелово, Гари, Мальцево, Костенеево авыл җирлекләре. Әгәр фельдшер берничә авылга йөрсә, проблемадан чыгу юлы булачак, дип саныйбыз. 

- «Земский доктор» яки «Авыл табибы» дигән федераль программа да бар бит...

Л.Я.:

- Әлбәттә, Хөкүмәт тарафыннан ярдәм дә, «Авыл табибы» программасы да бар. Барыбер яшьләрнең авылга кайтасы килми. «Авыл табибы» программасы буенча быел ике кеше килде һәм акчасын алды.

«Авылда романтика шартларында эшләргә теләүче табиблар кирәк»

- «Авыл табибы» программасы буенча эшкә урнашып, алар бит биш ел эшләргә бурычлы. Тиешле вакыты узгач китүчеләр бармы?

А.Г. (Азат Гайсин):

- Биш ел вакыт узгач китүчеләр дә бар. Костенеево амбулаториенда гомуми практика табибы биш ел грант вакытын эшләде дә, хосусый клиникага китте. Ул әле аспирантурада укый. Аспирантураны һәм эшне бергә бәйли алмаганга китте дип аңлатты. Анда шул ук «Авыл табибы» программасы буенча Широбоков Павел дигән башка доктор килде. Ул үзе Удмуртиядән, Оренбургта укыган. Анда тагын бер гомуми практика табибы кирәк әле.

Алабугада барлыгы дүрт медицина учреждениесе — ике хастаханә, ике амбулаторий. Кукмара районы Лубяны участок хастаханәсен дә безнең структурага күчерделәр. Анда капиталь ремонт бара, бер терапевт эшли, тик пенсия яшендә, анда хәзер яшь белгеч кирәк.

Авылда романтика шартларында эшләргә теләүче табиблар кирәк, энтузиазмы да булсын, яхшы акча түләнүе дә кирәк. Ни дисәң дә, зур шәһәрләргә кызыгалар инде, яхшы җиһаз-җайланмалары да бар, практика да яхшы.

Л.Я.:

- Медицина хезмәткәрләре бөтен республикада кирәк. Чаллыда югары технологияле медицина үзәкләренә дә җитми хәтта. Медицина хезмәткәрләрен авылда эшләргә рухландыру бик авыр.

«Быел безнең бер табиб миллион алырга дип, Менделевскига китте»
 

- Табибларны ничек җәлеп итә була соң? Үзегез нинди чаралар җитми дип саныйсыз?

А.Г.:

- «Авыл табибы» программасын гына алсак та, ул бит халкы 50 меңнән кимрәк булган җирлекләргә генә кагыла. Әйтик, Менделеевск шәһәренә килгән табибларга бер миллион сум акча бирәләр. Алабугада 70 меңнән артык кеше яши, шуңа без бер миллион тәкъдим итә алмыйбыз, бары тик авылларда гына. Быел безнең бер табиб миллион алырга дип, Менделевскига китте.

Л.Я.:

- Медицина белем бирү оешмаларының булачак студентлары белән кадрларны максатчан укыту турында килешүләр төзегән вакытта, алар башта безгә кайтабыз диләр. Ләкин килешү шартлары буенча, алар Казанда да кала яки республиканың башка шәһәр-районына да бара ала. Быел 36 кеше медучилищены тәмамлады, без унысын югалттык, 26сы гына кайтты безгә.

Без республикага ярдәм итәргә шат, ләкин без бит аларга өметләндек. Шушы положениене үзгәртү инициативасы белән дә чыгарга ниятлибез. Кайсы хастаханә белән килешү төзесәң, эшең дә шунда булсын иде.

А.Г.:

- Нәкъ шулай, баш табиб ходатайствосы булса, теләсә кайсы бюджет учреждениесенә, дәүләт хастаханәсенә урнаша алалар.

Белгечләргә ярдәм дигәндә, күрше республиканы мисалга китерергә була. Мәсәлән, Башкортстанда сирәк белгечләргә миллион сум бирү турында максатчан программа бар. Бу республика программасы, анда ул җирлектә халкы 50 мең кешедән ким булырга тиеш, дигән шарт юк. Андый кыйммәтле, ихтыяҗ булган белгечләр шәһәрдә дә эшкә урнаша ала һәм миллион сум ала. Бу неонаталоглар, ревматологлар, акушер-гинекологлар... Бу да проблемадан чыгу юлы.

Л.Я.:

- Безнең Алабуганың үзенчәлеге: муниципалитет яшь белгечләргә җир бирә. Җир шәһәр читендә, аның базар бәясе 1 миллион сумнан артык.

- Ә кайчаннан бирле бу тәҗрибә?

Л.Я.:

- Ул әле беренче ел гына гамәлдә. Без хәзер ике белгечкә җир бирү стадиясендә — берсе оториноларинголог, икенчесе педиатр. 

- Алабугада кайсы табибларга ихтыяҗ бик кискен тора?

А.Г.:

- Инфекционист берәү генә, икәү җитми, балалар фтизиатры юк... Штат күрсәтмәләре буенча, безнең районга өч кардиолог тиешле. Безнең поликлиникада берәү дә юк.

Л. Я.:

- Рентгенолог, аллерголог, иммунолог, кардиолог, гастроэнтеролог, акушер-гинеколог, педиатр, терапевт, ашыгыч ярдәм хезмәткәре, неврологлар кирәк. Шактый киң спектр.

- Кардиолог кирәк булса, кеше Чаллыга барырга тиеш буламы?

А.Г.:

- Төп эш күләмен терапевт ала, кирәк булса, стационар дәвалауга яки амбулатор консультациягә башка хастаханәгә җибәрә.

Л.Я.:

- Быел яз көне бик яхшы практика башланды: КФУ ның медсанчасте Казанда яшәүчеләргә генә түгел, республика халкына да югары технологияле медицина хезмәтен күрсәтә ала. Бу мөмкинлекләр кысаларында, безгә 5-6 кешелек мобиль бригадалар килә, кардиологлары да була. Айга бер чакырабыз, алдан пациентлар исемлеге әзерләнә. Халыкны кабул итү нәтиҗәләре буенча, кемгәдер монда, кемгәдер Казанда дәвалау билгеләнә, шул исәптән КФУ клиникасы стационарында да дәвалыйлар, югары технологияле операцияләр дә ясыйлар.

Безгә бу практика ошый. Дәүләт сәламәтлек саклау идарәсе ягыннан дөрес практика ул. Һәр торак пунктта югары технологияле медицина ярдәмен дә, квалификацияле белгечләр белән тәэминатны да оештырып бетереп булмый бит. 

А.Г.:

- Медицинада кадрлар җитмәве бөтен Россиягә хас, һәркайда вазгыять киеренке. Былтыр гына да пандемия башлангач дүрт табиб бөтенләй һөнәрдән китте, алар пик чорында эшләде дә «яндылар». Ашыгыч ярдәм табибы, инфекционист табиб китте, хәзер ул медучилищеда укыта. Аларны аңларга була инде, эш авыр, ләкин кадрлар дефициты шартларында кыен.

Л.Я.:

- Сәламәтлек саклау проблемалары буенча аерым программалар булырга тиеш. Глава инициативасы буенча, быел белгечләр чакырдык, махсус компанияләр Алабуга районында сәламәтлек саклау стратегиясен эшләде, хәзер бу өлкәдә эшләр шушы стратегия нигезендә башкарыла. Бу программаны министрлык та хуплады. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев