Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада полилингваль мәктәп төзелеше бара

Кичә шәһәребезгә эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре белән бергә Татьяна Ларионова Алабуга районында полилингваль комплекс төзү буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты, шулай ук җирле халык белән очрашты.

Киңәшмәдә булачак полилингваль комплекс проектының төп моментлары, гомуми концепциясе, эшләнеше һәм кадр сайлаулары турында фикер алыштылар. Татьяна Ларинова билгеләп үткәнчә, мондый комплекслар республикада гомуми танылган дизайнга ия булачак. Мисал итеп, Казандагы 165 санлы мәктәпне китерде – нәкъ менә шунда тәҗрибә рәвешендә полилингваль комплекс оештырылган инде. Аның сүзләренә караганда, барлыгы республикада алты шундый комплекс булачак һәм алар алдагы ике-өч елда барлыкка киләчәк. Алабуга бу очракта республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый комплекслар булдыру өчен үзенә күрә бер сынаулар мәйданы булып тора. Билгеләп үтик, төзелешне Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күзәтеп бара.

Исегезгә төшерәбез, полилингваль комплекс төзү кысаларында Алабугада 40нчы балалар бакчасы ачылды инде, чиратта – 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, аны 2020нче елның августына тапшырырга планлаштырылар.

Шулай ук Татьяна Ларионова Алабугада кванториум – югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән мәйданчыклар булдыру кирәклеген әйтте, биредә балалар проектлы укыту принцибы буенча укый: теориядән – практикага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев