Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада шәһәрнең су объектлары буенча рейд узды

Шәһәрлеләргә тыелган урыннарда су коенуның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлаттылар.

Рейдта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре, ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районындагы хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль контроль бүлеге вәкилләре катнашты. Рейд барышында бер баланың Шишкин буаларында су коенып, шешә кыйпылчыгы белән аягын җәрәхәтләве билгеле булды. Яраның бик җитди булуы, хәтта медицина ярдәме таләп ителгәнлеге ачыкланды. Хәзерге вакытта бала Алабуга үзәк район хастаханәсенә салынган, яраны тегәргә туры килгән.
«Шишкин буаларындагы суның торышы яхшы түгел. Биредә «Коену тыела» билгесе куелган. Без барыннан да элек әти-әниләрне, алга таба мондый очракларга юл куймас өчен, балаларына игътибарлырак булырга чакырабыз. Бу хәл бит тагын да күңелсезрәк тәмамланырга мөмкин иде», — дип кисәтә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Галина Сараева.
Бу әле Алабугадагы сулыкларда булган очракларның берсе генә. Һава торышы безне эссе көннәр белән куандыра, һәм алабугалыларның күбесе су коенырга бара. Әмма, ачыкланганча, Алабугада беркайда да диярлек коенырга ярамый икән. Кызганыч, шәһәр халкы тыюларга колак салмый. Нәкъ менә шул хакта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм ГТХМ хезмәткәрләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда аңлату эшләре алып барды.
Рейд җирле пристаньнан башланды. Вакыт — көндезге сәгать өч. Яр халык белән тулы. Балалар һәм өлкәннәр, коенучыларга аларның куркынычсызлыгы турында аңлатырга килгән делегациягә бөтенләй игътибар да итмичә, эсседән котылу өчен салкынча суда коенуын дәвам итте. «Ә безгә тагын кайда су коенырга? Көн бит әнә нинди эссе! Без нәрсә эшләргә тиеш?» — дип ачулана алабугалылар. 
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре бирегә әти-әниләреннән башка килгән малайларга игътибар итте. Аларга бу урында су коенуның тыелганлыгын аңлаттылар. Балалар аңлап баш какты, ә үзләре шулай да елгага карадылар. Эссе, сүз дә юк. Әмма... Пристаньга кергәндә баганада «Коену тыела» дип язылган билге эленеп тора. Бирегә теплоходлар керә. Урын коткару посты белән җиһазландырылмаган. Берәр хәл була калса, кешене коткарып кала алмаячаклар. Тик эш монда гына түгел. Кайдадыр табличка эленеп тора дип әйтмәгән булсалар, без дә аны шунда ук күрмәс идек. Хәер, су коенучыларның берсе дә аңа игътибар итмәгән, күрәсең. Тик малайлар бары кисәтү белән генә котылса, ике егет, чын мәгънәсендә, судан коры чыга алмады. Аларның шәхесне таныклаучы документлары юк иде, өстәвенә, үзләренең исерек хәлдә булулары ачыкланды.
«Аларны административ беркетмә төзү өчен муниципаль контроль бүлегенә чакырттылар, соңрак әлеге беркетмә судка тапшырылачак һәм анда тиешле карар чыгарылачак», — дип билгеләде район башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге баш белгече Любовь Мортазина. Маршрут буенча киләсе урын Шишкин буалары булды. Нәкъ менә биредә без югарыда язган малай аягын имгәткән. Пристаньнан аермалы буларак, монда чыннан да суның торышы бик начар. Якында гына без сулык янында эсселектән котылмакчы булган компаниягә тап булдык. Алар белән дә профилактик әңгәмә үткәрелде. Кызганыч, шәһәребездә җиһазландырылган пляж юк. Әмма кешеләрнең күпләп ял итү урыны бар, анда коткару посты эше оештырылган, водолазлар су төбен тикшергән.
«Коткаручылар укулар узды һәм берәр хәл булса беренче ярдәм күрсәтә алачак. Тик медицина ярдәме түгел. Кирәк булган очракта алар „ашыгыч ярдәм“ чакырта ала», — дип аңлатты 75нче ПСЧ башлыгы Евгений Шумилов. Су янында ял итәргә җыенгансыз икән, иң яхшысы бирегә — Криушага килү. Монда куркынычсыз, ди гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Ә санкцияләнмәгән урыннарда коенган өчен штраф салына. Әмма иң начары — тормышыгызга куркыныч янарга мөмкин. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз.
«Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пляжны ачу тыела. Шәһәр халкына зур үтенеч — моның алар сәламәтлеге өчен никадәр куркыныч булуын аңларга һәм елгаларга барудан тыелып торырга, чөнки нәтиҗәләр бик начар булырга мөмкин. Шулай ук гражданнардан балигъ булмаганнарны күзәтеп торуларын һәм балаларның олылар озатуыннан башка коену очракларына юл куймауларын сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләргә Лилия Ягудина.
Рейд тәмамланганнан соң Евгений Шумилов тагын бер кат судагы фаҗигалар турында искәртеп узды.
«Хәзерге вакытта бары тик бер массакүләм ял итү урыны бар — бу Кама елгасы яры. Республика бюджеты хисабына коткару посты өчен җиһазлар сатып алынды. 1 июльдән ул эшли. Биредә белгечләр күзәтүе астында су янында ял итәргә мөмкин. Без профилактик әңгәмәләр уздырдык, шәһәрлеләргә суда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр тапшырдык. Шунысын да билгеләп үтәм, су коену сезонында май аеннан Алабуга районында суда үлүнең инде өч очрагы теркәлгән. Шулай ук бәхетсезлек очраклары балык тоту вакытында да булды, шул исәптән исерек хәлдә», — дип билгеләп үтте Евгений Шумилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев