Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре МХО сугышчыларына ярдәм итә

Бу безнең солдат балакайларыбыз өчен — «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре сугышчыларыбызны яратып шулай дип атый.

Өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк алар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә, «свой-чужой» повязкалары тегә, плащ-палаткалар эшлиләр. "Ышаныч«та битарафлар юк — игелекле эштә үзәк хезмәткәрләре дә, биредә тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Әйтергә кирәк, тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кемгәдер басып тору авыр, кемгәдер озак утырырга ярамый, ә кемнеңдер күрү белән проблемалары бар. Ләкин, шуңа карамастан, бу ярдәмчел кешеләр һәрвакытта уртак эшкә үз өлешләрен кертергә әзер.

Светлана Айдарова, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече: «Барысы да безнең җитәкчегә Рина Хәсәнова — Алабугада МХОга ярдәм хәрәкәте волонтер-оештыручысы мөрәҗәгать итүдән башланды. Илизә Рәшидовна (Илизә Чернышева — «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры — Автор иск.) аның инициативасын хуплады, әлеге тәкъдимне без дә бертавыштан күтәреп алдык. Мондый эштән читтә калырга ярамый. Снайперларга маскировка челтәрләре үрү өчен җайланма һәм тегү материаллары — оештыручылардан, бездән — тегү машиналары һәм оста куллар. Менә шулай башланып китте эшебез. Безнең өчен волонтерлар мастер-класслар үткәрде, ә без, үз чиратыбызда, тәрбияләнүчеләрне өйрәттек. Алар барысына да бик теләп алына һәм булдыра алганча безгә булышалар».

Рамилә Салихова, «Ышаныч» үзәге белгече: «Без ярдәм итү эшен укыту планындагы дәресләребезгә зыян китермәслек итеп оештырырга тырышабыз. Аларны социаль хезмәтләр алучыларга үткәрү мәҗбүри. Әмма патриотик хезмәт хакына көндәлек тәртипне икеләтә файда булырлык итеп төзи алдык: дәресләр дә югалмый, МХО катнашучыларына ярдәм дә бар».

Тегү эшләрен хезмәткәрләр хәтта өйгә дә алып кайта. Коллективта әйтелгәнчә, тынычлык өчен алар көне-төне эшләргә әзер.

«Ышаныч» үзәге осталарының барысын да җиңү идеясе берләштерә. Моннан тыш, алар арасында ярдәм хәрәкәтендә катнашу өчен шәхси мотивлары булучылар да бар. Мәсәлән, Светлана Азовцеваның улы инде икенче ел МХО зонасында. Маскировка челтәрләре үргән вакытта фикердәшләре белән уртага салып сөйләшүләр аңа күңелдәгесен бушатырга мөмкинлек бирә... Шул рәвешле, хатын-кыз үзенең улына һәм аның иптәшләренә ярдәм итеп кенә калмый, үзенә кирәкле рухи таянычны да таба.

«Ышаныч» үзәгендә эш башланганчы, анда эшләүчеләр «Игелек планетасы» гуманитар штабында хезмәт куйган. Көн дәвамында бирегә килеп, кем нәрсә булдыра ала, шуны эшләгәннәр. Башлык, жилет, повязкалар теккәннәр. Баштарак әзер әйберләрне теркәп баралар: 80 данә, 90, 100... Ә соңрак инде аларның саны исәпсез-хисапсыз була, санаудан да туктыйлар. Иң мөһиме, эш бара, һәм барлык эшләнмәләр хәрби хәрәкәтләр урынына барып җитә. Осталар моңа һич тә шикләнми — МХО катнашучылары белән элемтәләре бар.

Сугышчы Александр Николаев «Ышаныч» үзәгендә берничә тапкыр кунакта булды. Ул барлык тегү эшләнмәләре, блиндаж шәмнәренең, шулай ук язылган хатларның солдатларга барып җитүен әйтә.

Сүз уңаеннан, Александр Николаев белән бергә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзәк бинасы алдында миләш агачы утырттылар. Акция символик дата — 21 сентябрьдә, Халыкара тынычлык көнендә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев