Алабугада Спас соборын торгызуга акча җыю буенча хәйрия марафоны башланды
Марафонга старт 5 августта XVI Чаң кагу фестивале вакытында бирелде.
Алабугада Спас соборының эчке бизәлешен торгызуга акча җыю буенча хәйрия марафоны башланды. Марафонга старт 5 августта XVI Чаң кагу фестивале вакытында бирелде.
Бу көнне меценатлар белән беренче очрашу булды, алар арасында Спас соборын торгызу буенча попечительләр советы составына керү тәкъдименә җавап биргән эшмәкәрләр, мәртәбәле кунаклар бар иде.
Бу Алабуганың иң зур гыйбадәтханәсе, сәүдәгәрләр аны 62 ел буена төзегән, безнең өчен ул бик кадерле, дип билгеләп үтте район башлыгы чара кунакларын сәламләгәндә. Җитәкче сүзләренчә, моннан берничә ел элек шәһәр һәм республика ярдәме белән соборның тышкы кыяфәте тәртипкә китерелде, чаң кагу урыннарын торгыздылар, хәзер изге урынны эчке яктан да ремонтларга кирәк. Бу башлангычны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да хуплый, ул Спас соборын торгызуга кушылырга өнди.
Шул ук көнне КФУның Алабуга институтында Попечительләр советының беренче утырышы узды, аның рәисе итеп Николай Базаров сайланды. Анда шулай ук танылган актерлар — әтиле-уллы Алексей һәм Игорь Огурцовлар катнашты. Үзләренең «Дороги» авторлык программасын төшерү кысаларында алар Спас соборы турында сюжет төшерде. Очрашу вакытында Алексей Огурцов авыл яки шәһәр тарихы нәкъ менә гыйбадәтханәдән башлана дип ассызыклады. Аны йорттагы мич белән чагыштырып була, мич янып торганда өйдә җылы һәм рәхәт, ди аның улы Игорь. Алар шулай ук соборны торгызу фикерен хуплады, аның турында сюжет төшерделәр һәм аны алып баручы, «Спас» каналы генераль директоры Борис Корчевниковка тапшырырга вәгъдә иттеләр.
— Без бүген иртәнге якта Спас соборында эшләдек, күп кенә кешеләр белән аралаштык, бу гыйбадәтханәнең бай тарихына сокландык, − диде Алексей Огурцов.
Әтиле-уллы Огурцовлар 4 ел эчендә 400 гыйбадәтханәдә булган, кешеләр ярдәмендә 298 гыйбадәтханә торгызылган. Бу эш бездә дә башланды. Бу изге эшкә безнең шәһәр халкы гына түгел, бөтен республика халкы да кушылырга әзер. Беркемнең дә читтә каласы килми. Бүген шәһәребезнең эре кибетләрендә акча җыю өчен кублар урнаштырылган, бу зур һәм мөһим эшкә үз өлешеңне онлайн да күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев