Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада сугышчы гаиләсенә торак алуга сертификат бирелде

Торак алу өчен чиратка ул 2006 елда баскан.

Фатир алуга сертификатның берсе Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, хәзерге вакытта МХОда катнашучы алабугалыга тапшырылды.

Торак алу өчен чиратка ул 2006 елда баскан.

Узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән, шуңа күрә аның өчен документны әнисе алды.

— 18 яшендә улым армиягә китте, аннан Чечняга эләкте, Псков десант гаскәрләрендә хезмәт итте. Кайткач, фатирга чиратка басты. Үз торагы турында күптән хыялланган иде. Шалтыратуга ук, аны сөендерәчәкмен, — диде сугышчының әнисе. — Сертификат бирүләренә бик шатмын. Ватанны саклаучыларны онытмаулары куандыра. Улым бик сөенәчәк. Рәхмәт.

Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Динара Исаева аңлатканча, алабугалыга, Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, Ветераннар турында федераль закон нигезендә торак бирелгән.

Гомуми мәйданы 28 квадрат метр булган бер бүлмәле фатирны аңа Алабуганың вариссыз калган мөлкәт фондыннан биргәннәр. Соңгы елларда мохтаҗларга 13 торак сертификаты тапшырылды.

— Бу шактый озакка сузыла торган эш, документ эше күп. Хокук палатасы белән берлектә дәгъва гаризалары бирү, анда инде яшәмәгән яки башка торак сатып алган затларны исәптән төшерү таләп ителә. Бу буш торган муниципаль фатирларга кагыла. Әлеге эшне алып барабыз, җитәкчелек тарафыннан башкарма комитет алдына куелган бурычларны үтәячәкбез, — дип билгеләп үтте Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Шулай ук торак сертификаты авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле күп фатирлы йортта яшәүче Александра Галиуллинага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев