Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Кеше приюты»ның тагын ике яңа павильоны ачылды

Проект хәйрия нигезендә эшли.

Шәһәрнең 4нче микрорайонда һәм Алабуганың иске өлешендә ике яңа «Кеше приюты» павильоны эшли башлады. Бу хәйрия проекты төрле кешеләрне берләштерә: мөмкинлекләре булган кешеләр спонсор ролендә чыгыш ясый, шәһәрнең гади халкы азык-төлек белән ярдәм итә, ә мохтаҗлар кайнар ризык ала.

Павильоннар рәсми рәвештә 7 мартта ачылды. Ачылу тантанасында АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Әлфия Акберова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, проект җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук төрле дини җәмгыять вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Җирле халык павильоннар ачылуга шатлыгын белдерде һәм эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Яңа павильоннарны кую урыны халык арасында сораштыру нәтиҗәләре нигезендә сайланган. Искәртеп узабыз, Рамазан ае вакытында кайнар ризык 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр таратылачак.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев