Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Татарларда кунакта» экспозициясе ачыла

Проект берничә ел дәвамында Россиянең 24 шәһәрендә Татарстан Республикасы данын яклады.

27 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге этно сәнгате музеенда үз фондларыннан «Татарларда кунакта» экспозициясе ачылачак. Әлеге проект берничә ел дәвамында Татарстанны Россиянең 24 шәһәрендә, Беларусь һәм Португалиядә уңышлы тәкъдим итте. Инде, ниһаять, «туган» шәһәрендә эшли башлады.

Экспозициянең нигезен дәүләт музей-тыюлыгының фондыннан XIX-XXI гасырларның 354 предметы тәшкил итә. Бу — хатын-кызлар костюмнары һәм бай чигүле кием элементлары, көнкүреш әйберләре, хезмәт кораллары, савыт-саба, мебель һәм музыка кораллары, зәркән бизәнү әйберләре һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев