Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада Татарстанның территориаль җәмәгать үзидарә вәкилләре делегациясе булып китте

ТР ТҖҮләре эшчәнлегенең мөһим сораулары буенча республика конференциясендә катнашып, 500гә якын кеше тәҗрибә уртаклашты.

Алабугада Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән территориаль җәмәгать үзидарә вәкилләре делегациясе булып китте. 

ТР ТҖҮләре эшчәнлегенең мөһим сораулары буенча республика конференциясендә катнашып, 500гә якын кеше тәҗрибә уртаклашты. Чара башланыр алдыннан кунаклар шәһәрнең тарихи өлешен карап йөрде һәм алабугалыларның ТҖҮ эше белән танышты. Мәсәлән, делегация шәһәрдә беренчеләрдән булып оешкан һәм үрнәк булып торган 1нче санлы «Буровик» үзидарәсенең эш нәтиҗәләрен күрде. Киләсе елда бу үзидарә эшләвенә 20 ел булачак. 

Конференциядә катнашучылар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә дә булды. Балалар өчен чаралар быел беренче тапкыр Меңьеллык мәйданында узды. Биредә осталык дәресләре, күңелле уеннар һәм башка күңел ачулар үткәрелде. ТҖҮ вәкилләре бәйрәмнең күләмле булуына гаҗәпләнделәр.

— Безне яхшы каршыладылар, чара бик шәп оештырылган. Менә Алабуганың гүзәллегенә сокланып торабыз. Безнең Баулыдагы «Первомай» һәм «Единство» ТҖҮләре 10 елдан артык эшли. Иптәшлегебез киңәя. Районыбызда — 16 ТҖҮ. Элегрәк аларга күп катлы йортлар территориясе кергән булса, хәзер хосусый сектор һәм хәтта авыл җирлекләре дә өстәлде. Рәислектән тыш, без идарәче компания вәкилләре булып та торабыз, шуңа күрә халык белән эшләү якын безгә, — диләр Оксана Самонина һәм Алевтина Комарова.

Меңьеллык мәйданындагы бәйрәмнең төп вакыйгасы — уку елы дәвамында уздырылган «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиадада җиңүчеләргә район башлыгы Рөстәм Нуриевнең сертификатлар тапшыруы булды. Алар 2нче һәм 4нче гимназияләргә, 9нчы мәктәпкә һәм Алабуга политехника көллиятенә бирелде. Сертификат чаралары белем йортлары мәнфәгатьләренә тотылачак. 

Моннан тыш, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, быел беренче сыйныфка укырга барачак биш бала Алабуга районы башлыгы кулыннан портфель һәм уку кирәк-яраклары алды. Рөстәм Мидхәт улы һәм «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин балаларны һәм аларның әти-әниләрен Балаларны яклау көне белән котлады. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буын өчен бүген республикада күп нәрсә эшләнә: мәктәпләр төзекләндерелә һәм төзелә, балалар бакчаларына ремонт ясала — болар бары да балаларны яклауның аерылгысыз өлеше булып тора. 

— Балачак — ул кайгы да, борчу да булмаган тылсымлы дөнья. Алабуга районында нәкъ менә балаларга җитди игътибар бирелә. Сезнең барыгызга да сәламәтлек телим, куанып яшәгез! — диде Экзам Гобәйдуллин. 
Шәһәр мәдәният сараенда кунаклар җирле җитештерүчеләрнең товарлары күргәзмәсен карады. 

— Мин — ТҖҮләрен үстерүгә ярдәм ассоциациясенең рәисе. Безнең Үзәк районда 29 үзидарә эшли. Шәһәрегезгә килгәч, әллә никадәр яхшы кичереш алдык. Алабуга районы җитештергән продукцияне карадык. Шәһәр буенча сәяхәт бик ошады, һава торышы да уңай булды, — ди Рафилә Нуриева. 
Спас районының шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костинаның Алабуга беренче килүе. Бу чарадан ул да бик канәгать, биредә алган файдалы мәгълүматны хезмәттәшләренә дә тапшырачак. Аларның районында бер генә ТҖҮ бар икән.

— Безнең ТҖҮ шәһәрнең иске өлешендә, анда яшәүчеләрнең күпчелеге — өлкән яшьтәгеләр. Миңа алар белән аралашу ошый, алар да хөрмәт белән карыйлар. Бер-береңне аңлау, ихтирам итү, бер-береңә ышану — тагын нәрсә кирәк? Алабугага беренче килүем генә түгел, соңгы берничә елда шәһәр нык үзгәргән. Тирә-юньдә чисталык, тәртип. Көнләшеп түгел, чын күңелдән әйтәм. Иң әһәмиятлесе — без бирегә Балаларны яклау көнендә килеп эләктек. Шулкадәр бала-чага! Барысы да яхшы булырга насыйп итсен. Чараны оештыручыларга — олы рәхмәт, тынычлык һәм саулык, — диде Азнакай районындагы 11нче ТҖҮ җитәкчесе Владимир Кротов.

Мамадыштан килгән Рәмзия Сәлмәнова шулай ук чараны бик ошаткан.
— Җыйнак, матур шәһәр. Миңа Алабугада ТҖҮләрнең ничек эшләве ошады. Төрле чаралар еш була, һәрчак нинди дә булса яңалык. Кайбер фикерләрне истә тотарбыз дип уйлыйм, — ди «Фабрика» үзидарәсе рәисе Рәмзия Сәлмәнова.

Конференциядә җәмәгать үзидарәләре вәкилләре үз эшчәнлекләренең иң мөһим сораулары буенча фикер алыштылар. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ТҖҮләрне бүген актив кешеләр берләштерә, алар үз йортлары, урамнары, шәһәр яисә авылларындагы кыенлыкларны бергәләп чишәргә тырыша, дип белдерде. Яшәү урыны буенча тормыш сыйфатын яхшыртуга халыкны тартуда этәргеч буларак, ТҖҮ системасын үстерү безнең өчен аеруча мөһим.

Муниципаль хакимият белән бергә, үзидарәләр шактый сорауларны хәл итә. Моңа территорияләрне төзекләндерү дә, балалар белән, өлкән яшьтәгеләр белән эшләү дә, спорт чаралары һәм башка күмәк эшләр дә керә. «Без тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, өйрәнергә дә ниятлибез. Республикада үрнәк алырлык ТҖҮләре күп бит», — дип өстәде ул.

Бүген Татарстанда 457 ТҖҮсе бар, ә 2000нче елда аларның саны 66 гына иде. Алабуга районында 34 ТҖҮ эшли, шуларның 16сы — авыл җирлекләрендә. Аларның һәрбере үзенчәлекле, үз тарихы, йолалары. 

Шуны да әйтү кирәк, җәмәгать үзидарәләре хакимият һәм халык арасында бәйләнеш булдыра. 2015 елдан бирле «Елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» конкурсы үткәрелә. Анда җиңүчеләргә ел да субсидияләр бирелә. Сигез елда Татарстанның 960 ТҖҮсе 400 миллион сум акча откан. Алабуга районына килгәндә, җирле җәмәгать үзидарәләре грантлар эшләгән чорда откан 16 миллион 300 мең сум акчаларын үз территорияләрен төзекләндерүгә тоткан.

Конференция ахырында бүләкләү тантанасы булды. ТҖҮләрнең актив рәисләрен һәм аларга булышучыларны Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр. Алабуга районы башлыгының урынбасары Олег Колпаковка ТР муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды. ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты Алабугадагы 6нчы «Халкым» ТҖҮсе рәисе Сания Шәмсетдиновага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев