Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Теләкләр чыршысы» хәйрия чарасы башланып китте

Һәр бала могҗизага ышансынга...

Бөтен республика буйлап бара торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия чарасы бездә дә башланып китте.

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар да Яңа ел алдыннан бүләк алуга ирешәчәк.

Безнең быелгы бу чыршыда — 50гә якын шар, аларга баланың исеме һәм хыялы язып куелган. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм , гомумән, битараф булмаган һәр кеше чыршыдан теләсә кайсы шарны сайлап, яшь алабугалыларны сөендерә ала. 

− Без хезмәттәшләр белән һәрчак балаларга булышырга, аларның теләкләрен тормышка ашырырга тырышабыз. Шуңа да «Теләкләр чыршысы» чарасында ел саен катнашабыз — бер генә балага түгел, ә бөтен гаилә өчен бүләк белән кунакка барабыз, − ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Илнара Гыйләҗева. 

− Алда искиткеч бәйрәм — Яңа ел көтә, һәммәбезнең теләге чынга ашарга тиеш, ә бала хыялы безнең өчен бик тә мөһим, шуңа күрә кемнең дә булса теләге үтәлсен, сөенсен өчен, мин ел да шушы чарада катнашам. Аларның өйләренә баргач, бала үзе көткән бүләкне алуга, күзләре шатлык һәм бәхеттән балкый, − дип хисләрен уртаклашты районның Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева. 

Бу акциядә шулай ук АМР Советы матбугат чаралары бүлеге башлыгы Екатерина Сайбель катнашты. Әйтүенчә, Яңа ел алдыннан алты яшьлек кызның теләген тормышка ашыра алуына ул бик куана, ул һәркемнең бу бәйрәмне гаиләсе белән бергә каршылавын тели. 

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин да үзе сайлап алган шарда исеме язылган бала белән очрашуны көтә. Ул да бу мәрхәмәтле чарада катнашырга чакырды һәм районның бар кешесенә сәламәтлек, бәйрәм рухы теләде. 

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры урынбасары Александр Деготьков та балаларның хыялы чынга ашуын тели. Ул һәр баланың тормышында могҗизалар булып торырга тиеш дип саный. 

«Теләкләр чыршысы» чарасы дәвам итә, димәк, Яңа ел алдыннан балалар кайгырту һәм игътибар тоячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев