Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада тематик ифтарлар уза

Соңгы елларда авыз ачу мәҗлесләрен кызыклы программалы кичә рәвешендә дә оештырып, тематик ифтарлар үткәрү матур традициягә әверелеп бара.

Быел Рамазан аенда мондый ифтарлар Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә дә уздырылды. Биредә бер көнне яшьләр өчен аерым кичә үткәрелсә, башка көннәрне медицина хезмәткәрләрен, укытучылар һәм тәрбиячеләрне чакырдылар.

Хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү буенча мөхтәсиб ярдәмчесе Лилия ханым Фазлыева сөйләвенчә, авыз ачу, вәгазь һәм дога кылудан тыш, программада мөнәҗәтләр әйтү, балалар чыгышлары, хатын-кыз киемнәре күрсәтү һәм башкалар каралган. Һәр ифтарның башында күрсәтелгән видеороликларда азан яңгырый, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның котлавы күрсәтелә.

— Ифтар ашлары — авыз ачу гына түгел, төрле яктан, төрле форматта дин турында сөйләү ул, оештыруның төп максаты да шул. Ислам динендәге кешеләрнең билгеле бер кысаларда гына ябылып ятмавын, чикләнмәвен күрсәтәсебез килде. Шул нисбәттән бу ифтарлар бик яхшы форсат булды, — ди Лилия ханым.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен оештырылган ифтарда шәһәрдәге мөселман кибетеннән килгән Гүзәлия ханым хатын-кызларны матур итеп яулык ябарга өйрәтә, мөселман динендәге хатын-кызларның ничек матур киенә алуын күрсәтә. Инде традицион рәвештә, ул катнашучыларга бүләкләр дә бирә, намазга басарга теләк белдерүчеләргә намазлык, күлмәк, дисбе тапшырыла.

Икенче ифтарга медицина хезмәткәрләрен чакырганнар, чарада шәһәрнең төрле медицина учреждениеләре — Алабуга үзәк район хастаханәсе, теш дәвалау поликлиникасы, шәһәр сырхауханәсе, хатын-кызлар консультациясе хезмәткәрләре, балалар бакчаларыннан шәфкать туташлары катнашкан.
Өченче ифтар укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен үткәрелгән.

Лилия ханым билгеләп үткәнчә, гадәттә мондый ифтарларда 70 кә якын кеше катнаша.

Һәр тематик ифтарда кичәдә катнашучыларга якын булган темага хәдисләр укыла. Яшьләргә — яшьләр турында хәдисләр һәм аятьләр, медикларга —Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребезнең шифа турында сүзләре, укытучыларга белем бирүгә бәйле хәдисләр, файдалы киңәшләр тәкъдим ителә.

Шулай итеп, әлеге кичәләрнең тәрбияви-әхлакый әһәмияте дә бәяләп бетергесез. Анда килүчеләр мәҗлестә катнашып кына калмый, үзләре өчен рухи азык та алып китә.

— Мондый ифтарлардан соң, мәчеттә үтә торган намаз дәресләренә янә өч кеше килде. Бу безнең өчен бик сөенечле, — дип уртаклаша Лилия ханым.

— Ислам диненең җиңеллеген, монда бернинди авырлык юклыгын, гыйбадәт кылуның да бик рәхәт булуын күрсәтә алсак, без бик шат. Ислам — ул яшәү рәвеше. Без уйный да беләбез, шаяра да беләбез, төрле экскурсияләргә йөрибез. Әле Яңа елдан соң Казанга Галиәсгар Камал театрына бардык, гаилә елы уңаеннан бик матур спектакль карап кайттык, ханымнарга бик ошады, — дип сөйли ул.

Авыз ачу мәҗлесләрен оештыруда яшьләр дә актив катнаша. «Әҗмәл» мәчетендә «Исламда хатын-кыз» дип исемләнгән тематик ифтарны яшь мөслимәләр оештырган. Үзләре әйтүенчә, башкалабыз Казанда уза торган фэшн-ифтар белән рухланганнар, һәм бездә дә шундый чара үткәрү идеясе барлыкка килгән.

— Әлеге ифтарда актуаль темалар күтәрелә, шул ук вакытта кызыклы программа төзелә, мәсәлән, модалы киемнәр күрсәтү уза. Үзебезгә дә шундый чара үткәрергә кирәк, дип хәл иттек һәм тәвәккәлләдек. Мондый авыз ачу мәҗлесе беренче мәртәбә узган елны үткәрелде, ул вакытта чара «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды, — дип сөйли оештыручыларның берсе Альбина Сабирова.

Тематик ифтарга дингә күптән түгел генә килүчеләрне чакырырга, күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә булганнар.

— Әлбәттә, хатын-кызлар, аларның исламда роле турында сөйлисе килде, чөнки җәмгыятебездә әле дә стереотиплар яши. Әгәр хатын-кыз диндә булып, яулык кия икән, ул бөтенләй җәмгыятьтән аерыла, намазын гына укып утыра, дип уйлаучылар шактый. Ә бит киресенчә, ислам хатын-кызны олылый, аңа күп хокуклар бирә, төрле яклап яклый. Ифтарда шушы темага чыгыш ясадык, — ди Альбина ханым.

Кичәдә уеннар һәм викторина да үткәрелгән, анда катнашучылар сөйләнгән вәгазь буенча сорауларга җавап бирә. Логикага викторинада проекторда күрсәтелгән рәсем буенча җавапларны белергә кирәк була.

Ифтарда катнашкан 66 кеше арасында спонсорлар тәкъдим иткән 3 сертификат уйнатылган. Чара ахырында һәр катнашкан ханымга роза чәчәкләре бүләк итәләр.

— Дингә яңа килгән кешеләрнең мәчеткә керергә уңайсызланганнары да була, шуңа күрә без мөмкин булганча аларны исламга якынайтырга тырышабыз. Мондый чараларга кешеләр иркенләп килә, — ди Альбина Сабирова.

Катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләре белән уртаклаша, мәҗлесләрдә тагын катнашырга теләк белдерә. Оештыручылар, үз чиратында, тематик ифтарларны ел саен үткәрергә ниятли. Альбина ханым әйтүенчә, быелдан ук әзерләнә башлаганнар, булган җитешсезлекләрне үзләре өчен билгеләп, киләсе елга эшне тагын да камилләштермәкчеләр.

Фото: Альбина Сабирова, Лилия Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев