Алабугада ТКХ һәм Төзелеш департаментының яңа директоры билгеләнде
Бу хакта бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр итте.
Бу вазыйфага Ольга Михайлова билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, элек ул Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры урынбасары вазыйфасын башкара иде. Элек бу вазифаны башкарган Василий Филиппов Алабуга районы башлыгының шәһәр төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев