Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» акциясе узды

Акция күп кенә алабугалыларны җәлеп итте.

Бу атнада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең беренче этабы тәмамлана.
Акция кысаларында Алабуга полициясе төрле чаралар үткәрә, аларның төп максаты — наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм наркоманияне кисәтү. Шул уңайдан мәктәп укучылары белән очрашулар, шәһәр урамнарында төрле акцияләр оештырыла.

Аларның берсе «Барс» яшьләр үзәге («Яшь десантчы», «Снайпер», «Спартак» яшүсмерләр клублары) һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә узды. Акциядә катнашучылар алабугалыларга ышаныч телефоннары күрсәтелгән брошюралар тараттылар. Әлеге телефоннар буенча шалтыратып, аноним рәвештә файдалы мәгълүмат бирергә, наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.

— «Барс» яшьләр үзәгенең яшүсмерләр клублары ел саен әлеге акциядә катнаша, халык белән эшли, мәгълүмат бирә. Һәрбер яшүсмерләр клубында мәгълүмат почмаклары булдырылган, анда аноним тартма куелган. Безнең шәһәрдә яшәүче һәркем бу тартмада наркотик матдәләр таратучы затлар турында язу калдыра ала, без аны полиция хезмәткәрләренә тапшырачакбыз, — ди «Яшь десантчы» яшүсмерләр клубы мөдире Венера Носырева.

 

— Без кешеләргә наркоманиянең зарары турында сөйлибез, «үлем» белән кайда сату итүләрен хәбәр итә алуларын аңлатабыз. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, бернинди бәйлелексез яшәү өчен бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез, — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Татьяна Бурдина.

Акция күп кенә алабугалыларны җәлеп итте, аларның күбесе брошюралар алып кына калмыйча, күбрәк мәгълүмат алу өчен тукталды.

— Безнең шәһәрдә шундый чаралар уздырылуы куандыра. Наркотиклар — хәзерге җәмгыятьнең бәласе. Аннан котылу уртак тырышлык белән генә мөмкин булачак, — ди алабугалы Алина Волкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев