Алабугада Ветераннар советының күчмә утырышы булды
Игътибар үзәгендә — республика халыкларының мәдәни мирасын, рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау.
Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Төбәк җәмәгать оешмасы Советы Президиумының күчмә утырышы үткән атнада безнең шәһәрнең «Йодызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды.
Утырыш башланыр алдыннан Алабуга шәһәр-районы тормышын, Ветераннар Советы эшен һәм кулланма сәнгать осталары эшләнмәләрен сурәтләгән видеороликлар күрсәтелде. Татарстан ветераннары (пенсионерлары) Төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков очрашуда катнашучыларны сәламләде. Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, шәһәр район үсешендә ветераннар ролен махсус билгеләп үтте, нәтиҗәле эшләре өчен Ветераннар Советы рәисе Геннадий Багановка рәхмәт белдерде.
Геннадий Баганов үзенең чыгышында Алабугада 25 мең пенсионерны берләштергән оешма турында тәфсилләп сөйләде, анда 140 башлангыч оешма исәпләнә. Әйтүенә караганда, Ветераннар Советы оешканнан бирле, лекторлар төркеме эшләп килә. Хәзер ул 20 кешедән тора. Җитәкчеләре — отставкадагы полковник Иван Трофимов. Алар шәһәр-район мәктәпләрендә, уку йортларында батырлык дәресләре алып бара. Узган уку елында балалар һәм яшьләр белән 300 очрашу оештырылган, ветераннар барлык авыл һәм шәһәр мәктәпләрен йөреп чыккан, урта һәм югары уку йортларында да булганнар. Майның 17сендә батырлык-ватанпәрвәрлек айлыгын ябу тантанасы "Университет мәктәбе«ндә үткән, лекторлар анда Лисичанскидан килгән балалар белән очрашкан. Патриотлык юнәлешендәге һәр чара Ветераннар Советы катнашында уза.
Өлкән яшьтәге күп кенә алабугалылар кулланма сәнгать осталары конкурсларында, күргәзмәләрендә катнаша.
Шәһәрдә дә, районда да — Мәдәният сарае һәм мәдәният йортлары, клубларда төрле милләт вәкилләренең үзешчән сәнгать коллективлары даими эшләп килә, анда ветераннар да бар. «Красная гвоздика» хорына 50 елдан артык, «Аккорд», вокаль ансамбльләр — «Забавушка», «Зоренька», «Сөембикә», «Инвожо», «Мирас», «Добрый вечер», бию төркемнәре, җырчылар, инструменталчылар эшли.
Иҗат коллективлары Татарстан Республикасы ветераннары арасында уза торган «Балкыш» республика фестивале смотрларында катнашып призлы урыннар яулый. Хәзер Ветераннар Советы «Алабуга-арт» үзешчән сәнгать смотрына әзерләнә. Озак булмый торганнан соң, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән ул районыбызда беренче тапкыр үтә. «Живая нить традиций народов Республики Татарстан» грантын тормышка ашыру кысаларында, АМР ветераннары Әлмәттә узган үзешчән фольклор коллективлары фестивалендә катнашты, анда «Сөембикә» халык ансамбле (шәһәр Мәдәният сарае) һәм Зоя Потанина (Танай авыл мәдәният йорты) лауреат булды.
Ветераннар Советның методик эше рухи һәм милли кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, авыл ветераннар активы семинарларының берсендә авыл җирлеге башлыклары белән бергәләп авыл тарихын саклап калу, яшьләрне әхлакый тәрбияләү турында сөйләшү барышында кече ватанның тарихын саклау буенча тәҗрибә алыштылар. Алабуга ветераннары — кайбер басмаларның авторлары да. Укытучы һәм остаз елына багышлап, АМР педагогия хезмәте ветераннары турында китап басылачак, аны Совет рәисе урынбасары Любовь Котлова хәзерләгән.
Ветераннар Советы борынгы Алабуга энҗесе булган Спас соборын торгызу эшендә актив булыша. Президиумның соңгы утырышында барлык алабугалыларга мөрәҗәгать кабул ителде һәм ул район газетасында басылып чыкты. Ветераннар Советы президиумы әгъзасы Николай Белов «Татарстан-24» каналында бу чараны хупларга чакырып чыгыш ясады.
Территориаль җәмәгать үзидарәләренең һәммәсе өлкән яшьтәгеләр белән эшне оештырган, аларда төрле клублар эшли.
***
«Ышаныч» («Доверие» комплекслы үзәк белән бергә, ялгыз яшәүче пенсионерларны мөмкин кадәр күбрәк игътибарга алырга тырышалар. Көмеш яшьтәге волонтерлар әлеге үзәк базасында сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр белән шөгыльләнә.
Ветераннар Советы Алабуга картлар һәим инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне дә кайгырта.
Бөек Ватан сугышы хәрби даны почмаклары районның барлык мәгариф учреждениеләрендә диярлек бар, анда ветераннар укучылар белән очраша.
Соңгы вакытта МХО урынында көрәшүче якташларыбызга багышлап яңа музей почмаклары ачыла. Алар 3нче мәктәптә, 4нче гимназиядә, Олы Шүрнәк, Колосовка авылларында бар, материалларны җыюга пенсионерлар да җәлеп ителгән.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлангычы белән, ветераннар катнашында музей дәресләре үткәрелә.
Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык — матур сүз генә түгел. Махсус хәрби операция урынындагыларга ярдәмгә өстенлек бирелә. Шәһәр-районда гуманитар ярдәм һәм маскировка челтәре үрү буенча үзәкләр эшли. Ветераннар Советы каршында Координация штабы бар.
Мисалга, Морт авылында шушы дүшәмбедә 104 сетка үрелгән иде, Танайка һәм Свиногорьеда да сан йөздән арткан. Төп оста куллар — пенсионерларыбыз. Шәһәр һәм авыл кибетләренең кайберләрендә: «Үзең алгансың — солдатка сатып ал!» дип язылган тартмалар куелган.
Алабуга ветераннары район башлыгы һәм башка җәмәгать оешмалары белән бергә, МХО урыннарында көрәшүчеләр белән даими очраша. Махсус хәрби операция урынындагыларның гаиләләрен дә игътибарга алдылар.
АМР җәмәгать оешмалары Әфганстан ветераннары Союзы, Чечня ветераннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХО, «Чернобыль» берлеге, «Запастагы офицерлар» берлеге һәм башкалар белән бәйләнештә. Дини оешмалар белән аралашу ныгый.
Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге, КФУның Алабуга институты, Халыкны социаль яклау идарәсе, Иҗтимагый фонд, райбашкарма комитеты белән хезмәттәшлек көчәйде.
Ветераннар Советы якташларыбыз Леонид Барышев һәм Вадим Махеевларның хәйрия фондлары булышлыгын даими тоя.
***
Утырышта Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Төбәк җәмәгать оешмасының сугыш ветераннары һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү буенча җәмәгать комиссиясе рәисе Татьяна Сабирҗанова, Арча муниципаль районы Ветераннар Советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина чыгыш ясады. Алабуга Ветераннар Советыннан Николай Белов, Алабуга Офицерлар берлеге рәисе Анатолий Рябов үз тәкъдимнәрен кертте.
Бу көнне Нина Крюкова, Лидия Соколова, Фрида Шакирова, Татьяна Самойленко, Геннадий Баганов һәм башкалар бүләк алды. Аларга мактаулы билгеләр, республика күләмендә грамоталар тапшырылды.
Утырышта катнашучылар Спас ярминкәсендә булды, шәһәр буйлап экскурсия үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев