Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада ял итү өчен яңа урын барлыкка килде

Алабугада “Три медведя” бистәсе янында “Алабуга” спорт-сәламәтләндерү мәйданчыгы белән уникаль табигый-ландшафт паркы эшли башлады.

Ачылу көнендә, 8 гыйнварда, анда балалар өчен спорт ярышлары узды. Чараны Алабуга районы Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, шәһәрнең спорт мәктәпләре оештырды. Балалар рәхәтләнеп капчык киеп йөгерде, аркан тартты, футбол уйнады. Ә чараның иң югары ноктасы Кыш Бабай чыгуы булды. Ул балалар белән уйнап, баллы бүләкләр тапшырды. Сүз уңаеннан, яңа паркта теләгән һәркем – бала-чагадан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр ял итә ала. Биредә моның өчен бөтен шартлар тудырылган – балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары, эскәмияләр бар. Шулай ук бөтен гаилә белән саф һавада йөрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев