Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яр буе проекты турында сөйләшү булды

Район башлыгы Геннадий Емельянов катнашында Чулман елгасы һәм Тойма елгасы тамагының яр буе ныгытмаларын төзү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин, баш архитектор Ольга Никитина һәм проект төркеме вәкилләре катнашты.

Яр буе ныгытмаларының 341 метрга сузылган беренче чираты инде ике ел элек төзелгән иде. Бу булачак яр буеның фундаменты. Биредә причал дивары, елга вокзалы һәм ресторан төзелгәннән соң территория төзекләндерелгән булачак, һәм шунда гына аны яр буе дип атап булачак. Әлегә, Геннадий Емельянов сүзләренчә, "пычрак төзелеш эшләре" төгәлләнми торып, монда нәрсә дә булса оештыруның мәгънәсе юк.

Киңәшмәдә сүз нигездә Тойма елгасы буйлап өскә, Шишкин буаларына кадәр сузылачак яр буе ныгытмаларының икенче чираты төзелү турында барды. Аның озынлыгы 1600 метр булачак. Булачак корылманың проектын "Гидроспецстрой" җәмгыятенең баш инженеры Татьяна Петрова тәкъдим итте. Ул алда торган эшләр турында тулырак сөйләде, картада булачак яр буе ныгытмасының линияләрен билгеләде һәм дамбаның сызымын күрсәтте. Проект инде дәүләт экспертизасын үткән, һәм аның алдагы этапы төзелеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев