Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Шахматовка 100 яшь тулды

Юбилей иясен АМР райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котларга килде.

Александр Михаил улы Алабуга олусының Трехсвятское авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 6 сыйныф укыганнан соң, 14 яшеннән Алабуга чуен кою заводында башта өйрәнчек була, аннары слесарь булып эшли. 1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Аның хезмәте Белоруссиянең 4808нче танк полкында башлана. Аннан Александр Шахматовны кече сержантлар хәзерли торган полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Әлеге мәктәптән ул Печи шәһәрендәге хәрби училищега күчерелә. Анда корал үзләштерәләр, автоматларны төзәтергә өйрәтәләр. Сугыш башланганда, Александр Шахматов шунда укыган була.

1944 елда партизан отрядлары совет гаскәрләренә кушылгач, Александр Михаил улы 1349нчы укчы полк сафында көрәшә, укчылар бүлегенең командиры була. Германиянең Барут шәһәре янында барган сугышта яралана: ике аягы да җәрәхәтләнә. Берлинны алуда катнаша. Александр Михаил улы Польшада, Көнчыгыш Пруссиядә, Германиядә, Чехословакиядә көрәшкән. Өч тапкыр яраланган. Җиңү килгәч, хәрби частьләр белән бергә Белоруссиягә кайткан. Туган ягына ул 1946 елда Бобруйск шәһәреннән кайтып төшә. Гаиләдә фронттан тагын әтисе, энесе һәм абыйсы әйләнеп кайта, абыйсы көчле контузия алган була. 

Хәрби комитеттан Александр Шахматовны Донбасска җибәрәләр. Анда Лисичанскиның күмер шахталарында 18 ел күмер комбайнында эшли. Шунда ул үзенә тормыш иптәшен таба һәм өйләнә. Гаиләдә ул һәм кыз туа. Шахтада эшләү дәверендә аның сәламәтлеге начарлана, күмер чабучыларга хас һөнәри авыру — силикоз билгеләре барлыкка килә. 1965 елда Шахматовлар Казахстанга күчеп килә. Александрның хатынына фатир бирәләр, үзе целлюлоза заводында, йортлар төзү комбинатында эретеп ябыштыручы булып эшли. 1978 елда лаеклы ялга чыга. 1995 елда хатыны белән Алабугага күченә. 

Александр Шахматовның бүләкләре күп: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены; Кызыл йолдыз ордены; Жуков медале; «Германияне Җиңү өчен», «Берлинны алган өчен», «Ватан сугышы партизаны» һәм юбилей медальләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев