Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче шәһәр җитәкчелегенә түбәсеннән су үтүгә зарланды

Шәһәрнең Казан урамындагы 58нче йортта яшәүче Александра Петрова түбәсеннән су үтүгә зарланып килгән. 

Үткән атнада халыкны район башлыгы урынбасары Олег Колпаков кабул итте.

Александра Петрова сүзләренә караганда, алар яши торган йортның түбәсен 2007 елда төзекләндергәннәр. Ул сыйфатлы булмаган, өстәвенә, күрше хатын газ торбасын дөрес куйдырмаган. Аңлатуларынча, аларның йорты, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасына кертелмәгән. Янәшәдә торган кибет казанының төтен юлы җылынганга, әлеге йорт түбәсе бозлана. Бу мәсьәләне хәзер кибет хуҗасы белән «3нче йортлар идарәсе» («Домуправ») һәм «Алабугагаз» чишәчәк, түбәне 15 апрельгә төзекләндерергә сүз бирделәр.

Көек авылында яшәүче 93 яшьлек әнисенең йорт түбәсен ремонтлауда ярдәм сорап, Зөлфия Шәкүрова мөрәҗәгать итте. Гаиләнең мөстәкыйль төзекләндеререгә мөмкинлеге юк. Олег Колпаков райбашкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Равил Шәриповка урынга чыгарга һәм смета төзергә кушты.

Җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча да сораулар булды. Мисалга, Подмонастырка дип аталган урында яшәүчеләр анда йөри торган 1нче маршрутның көнгә 1 генә рейс ясавыннан канәгать түгел. Райбашкарма комитеты вәкиле аңлатуынча, маршрут автобусларының саны һәм аларның хәрәкәте яңадан каралачак. Хәтерләсәгез, аларны QR-кодлар керткәч киметкәннәр иде. Шулай да хәзер хәл үзгәрде, шәһәр буйлап йөри торган җәмәгать транспорты пассажирларга хезмәт күрсәтеп өлгерми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев