Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче Төркия вәкилләре Яңа елны ничек үткәрә

Бу турыда безгә Мемет Калем сөйләде.

Яңа ел гаилә бәйрәме булып санала, шуңа күрә без тормыш иптәшем белән аны Россиядә дә, Төркиядә дә якыннарыбыз белән каршыларга тырышабыз. Ел саен тере чыршы куярга, Яңа елны курантлар тавышы белән каршы алырга ияләнгәнбез. Төркиядә туган-тумачалар белән бергә җыелып, тәмле кичке аш, төрле тәм-томнар ашыйбыз, бәйрәм концертларын карыйбыз. Яңа ел төнендә бездә зур лотерея уйнатыла һәм күпләр анда катнаша, отуга өметләнә. Интернациональ гаилә буларак, без табынга традицион төрек һәм рус ашлары әзерлибез. Җирле ризыклардан миңа пилмән, бәлеш һәм оливье салаты аеруча ошый. Быел хатыным каз пешерергә вәгъдә итте. Төркиядә кар аз ява, ул озак тормый, ә менә Россиядәге кыш миңа бик ошады, кар күп, тирә-юньдә гаҗәеп матурлык. Яңа елда барлык алабугалыларга ныклы сәламәтлек, муллык, янәшәбездә якын дусларыбыз һәм яхшы кешеләр булуын, шулай ук илләребез арасында дуслык телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев