Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугадан Әмирбәков-Саркаровлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика конкурсының финалында катнашты

Конкурс нәселдәге гореф-гадәтләрне саклауга, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, үз ыруың һәм туган ягыңның тамырларын өйрәнү белән кызыксындыруга юнәлтелгән.

Алабугадан Әмирбәков-Саркаровлар гаиләсе Казанда узган «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика конкурсының финалында катнашты. 

Конкурс нәселдәге гореф-гадәтләрне саклауга, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, үз ыруың һәм туган ягыңның тамырларын өйрәнү белән кызыксындыруга юнәлтелгән. Анда катнашучылар үз гаиләләре тарихын кадерләп саклый һәм йолаларын ихтирам итә. Дүрт ел эчендә әлеге бәйгедә республиканың барлык районнарыннан 162 гаилә катнашты. Алар арасында алабугалылар да бар. 

Зөләйха Әмирбәкова нәселе Дагыстан Республикасының Микрах авылыннан чыккан. Аның әтисе Вакыйф Саркаров, мәктәпне тәмамлагач, Ленинград мәдәният институтына укырга керә. 

− Аннары ул туган ягына кайта, ләкин үз урынын тапмый, шуңа күрә Ленинградка әйләнеп кайтып, башка җиргә җибәрүләрен сорарга була. Алабуганы тәкъдим итәләр — ул аны картадан да таба алмаган. Шәһәрне күрергә дип килгән, мәдәният училищесына урнашкан һәм шулай Татарстанда калган да, − дип сөйли Зөләйха Вакыйф кызы.

Вакыйф Абдулла улы артыннан аның туганының балалары да бирегә килгән. Бүген Алабугада яшәүче йөз дагыстанлының 52се — Әмирбәковлар-Саркаровлар. Балалар һәм оныклар Татарстанда тусалар да, үз тамырлары һәм йолаларын яратып, ихтирам итеп яшиләр, конкурс барышында алар шуны күрсәтте дә. Лезгин халкының төп үзенчәлекләреннән берсе — кунакчыллык. Алар кунакларны һәрвакыт җыр-биюләр белән каршы ала. Бәйрәмнәрне бергә, гаилә белән үткәрәләр. 

Зөләйха Вакыйф кызы әйтүенчә, конкурста катнашу аларны нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә этәргән. 
− Гаиләбездә иң соңгы булып дөньядан киткән туганыбызның исемен яңа туган балага бирү гадәте барлыгы ачыкланды. Теге яки бу исемнең каян килеп чыгуы турында сораулар булгалый иде, хәзер инде беләбез. Минем кызым Гөлбанатка, мәсәлән, исем иремнең әбисе хөрмәтенә бирелгән, − ди ул.

Алабугалылар фикеренчә, бу бәйгедә җиңүче һәм җиңелүчеләр юк, чөнки иң мөһиме — тамырларыңны һәм йолаларыңны белү, киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булу. 

− Конкурс гаиләбезне тагын да берләштерде. Безгә күрсәткән ярдәм өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка, район җитәкчелегенә, Мәдәният идарәсенә һәм аның башлыгы Юлия Шәкүровага, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә рәхмәт, − ди Зөләйха Әмирбәкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев