Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугага медиклар кирәк

"Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында район үзәк хастаханәсендә "Ачык ишекләр көне" булды.

Бу чара Казан дәүләт медицина университеты башлангычы белән инде 4нче ел үткәрелә. Аның максаты: медучилище һәм мәктәп укучыларын һөнәр белән таныштыру. Очрашуда медуниверситет студентларыннан тыш, хастаханәнең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов та катнашты. Ул Алабуга медицинасының төп юнәлешләре турында сөйләде. Бүген биредә 47 бүлекчә эшли, аңа амбулатор-поликлиника ярдәме, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм "ашыгыч ярдәм" станциясе дә керә. Поликлиникада бер сменага ике меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтелә. Алабуга хастаханәсендә елына 5 меңләп операция үткәрелә, 15 меңнән артык пациент дәвалана, "ашыгыч ярдәм" хезмәте 25 меңнән артык чакырылган урынга чыга. Бүген районга 46 табиб җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев