Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугага мәртәбәле кунаклар килеп китте

“Алабуга” МИЗы заводларының берсенә республиканың премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров килеп китте.

Марат Җәббаров быел июнь аенда ачылган “Август-Алабуга” заводында булды, анда пестицидлар җитештерелә. Биредә үсемлекләрне саклау чаралары гына түгел, аларны тутыру өчен полимер тара да ясала. Министрның эшлекле сәяхәтендә Алабуга икенче нокта иде, шул ук көнне ул Мөслим районында роботлаштырылган сөт комплексы төзелешенең беренче ташын салуда катнашты. Алабугага килүенең төп максаты – предприятиедәге җитештерү ысуллары һәм аның егәрлеге белән танышу. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев, “Август-Алабуга” җәмгыятенең генераль директоры Владимир Алин һәм аның бизнес-ассистенты Варвара Лапшакова озатуында, Марат Җәббаров заводның җитештерү линиясен карады һәм продукцияне сату перспективаларын өйрәнде. Министрның заводка беренче тапкыр килүе.

Соңрак Варвара Лапшакова аңлатуынча, “Август-Алабуга” заводы Татарстанның гына түгел, бөтен Россия ихтыяҗын капларлык продукция җитештерә. РФ җирләрендә бүген пестицидларны өч заводта ясыйлар – алар тагын Чувашстанда, Белоруссиядә урнашкан. Очрашуда катнашучылар Алабугада урнашканының алга таба иң егәрлесе булачагын әйтте.

Безнең компаниянең үз агропроекты бар. Җитештерелгәнне Татарстан һәм Россия аграрчыларына җиткерәбез. Бездә фунгицид, гербицид һәм инсектицид кебек эре тонналы пестицидлар җитештерелә. Алар чүп үләннәрдән, аларның авыруларыннан саклый торган, зарарлы бөҗәкләрдән саклану өчен кулланыла торган препаратлар.

Визит барышында тараларны автоматлаштырып туплау зур кызыксыну уятты.

– Ул 180 мең канистрга исәпләнгән. Бездә алар автомат рәвештә саклагыч оячыкларга куела, линия операторы кирәкле канистрларны тиешле күләмдә чыгаруга, алар автомат тәртиптә фасовкага китә. Монда өч робот эшли, – дип өстәде Варвара Лапшакова.

Җитештерелгән продукциянең гомуми күләме бүген елына 50 миллион литр тәшкил итә. Җитештерү заманча җиһазланган. Кеше көченә килгәндә, “Август-Алабуга”да 150 хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев