Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы Елена Кобелева махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әйберләр тегә

Бу эшкә аны улының мобилизацияләнүе этәргән.

Кичләрен, эшеннән кайткач, Елена Кобелева тегү машинасы артына утыра. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әйберләр тегә. 

Бу эш белән ул әле күптән түгел генә, сентябрьдән шөгыльләнә. Бу эшкә аны улының мобилизацияләнүе этәргән.

− Без чакыруны хәвефләнеп көттек. Улым минем эш урыныма килде, чакырылганын әйтте. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлата да алмыйм, − дип искә ала Елена.

Авыр уйларыннан арындыру өчен, күптәнге танышы Таңсылу Хөснуллина аңа безнең солдатлар өчен кирәкле әйберләр тегәргә тәкъдим итә. Кул эшләре белән даими шөгыльләнгәнгә, Елена ризалаша. Элегрәк матур уенчыклар, балаларга һәм зурлар өчен киемнәр теккән булса, хәзер шуларга башлыклар һәм арка капчыклары да өстәлде.

− Бер-ике көннән ирләр өчен махсус эчке кием тегә башлаячакмын, алар госпитальләргә кирәк. Өлгесен Интернеттан таптым, хәзер тукыма китергәннәрен көтәм, − ди Елена Кобелева.

Мәрхәмәте һәм ана мәхәббәте үз балаларына гына түгел, башкаларга да җитәрлек аның. Ул 13нче балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Тыйнак булганга, ул үзенең яхшы гамәле турында сөйләп тә йөрми. Бүген россияле һәр солдатка булышуда үзеңнән булдыра алган кадәр өлеш кертү бик мөһим.

Еленаның улы да әнисенең ярдәмен тоя. Елена куллары теккән биштәр аның улына һәм улының хезмәттәшләренә барып җиткән. 

− Аның белән ноябрьнең 19ында аралашып алдым. Исән-сау, сөйләшергә вакыт юк, дип хәбәр язган иде. Барысы да яхшы булыр дип ышанабыз, өметләнәбез, − ди оста куллы Елена һәм көрәшчеләргә ярдәм иткәндә, улына да булышуын, аның ялгыз булмаганлыгын тоюын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев