Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы Камилә Ихсанованың «чикләнмәгән» мөмкинлекләре

Студент, спортчы һәм чибәр кыз — алабугалы Камилә Ихсанованы нәкъ менә шулай тасвирларга мөмкин.

 Үз сәламәтлегенең үзенчәлекләренә карамастан, ул җәмәгать тормышында актив катнаша һәм иҗат белән шөгыльләнә.

Камиләнең өске сул очлыгында, күкрәк һәм аркасында венозлы ангиодисплазия. Бу авыру кан тамырлары төзелешенең төрле аномалияләрендә чагыла, шуның аркасында аның кулы вакыт-вакыт авыртып тора. Кыз тумыштан инвалид, әмма аңа операция ясалган, шуннан соң аның хәле яхшырган.

Алабугалы 10нчы мәктәпне тәмамлаган, музыка мәктәбендә шөгыльләнгән, «Рәйхан» халык вокаль ансамблендә катнашкан, картинг белән мавыккан, ә хәзер ул Яр Чаллы педагогика көллияте студенты. Аны тәмамлаганнан соң ул башлангыч сыйныф укытучысы булачак.

— Нәкъ менә башлангыч сыйныф укытучысы балаларга дөньяны ача. Ул балага үзенең бер өлешен бирә, — дип саный Камилә.

Хәзер кыз укуын уңышлы тәмамлауга бөтен көчен куя, әмма үз җылысын башка кешеләргә дә бүләк итү өчен вакыт таба. Алабугалы Яр Чаллыда «Психология» юнәлеше буенча волонтер. Башка волонтерлар белән бергә ул студентлар белән очрашулар уздыра.

Камиләнең шөгыле дә бар − ул сәйләннән төрле эшләнмәләр ясау белән мавыга. Үз вакытында ул Татарстанны Мәскәүдә узган «Бисероплетение» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионатында тәкъдим итте.

− Мин «Астра» тернәкләндерү үзәгенә йөрдем, анда мин сәйләннән төрле бизәнү әйберләре һәм эшләнмәләр ясарга өйрәндем. Эшемне бәйгегә җибәрделәр, аның турында мин хәтта берни дә белми дә идем, ә соңыннан республика буенча икенче урынны яуладым. Бер айдан соң мине Мәскәүгә чемпионатка чакырулары турында хәбәр иттеләр. Мин, әлбәттә, моңа гаҗәпләндем, − дип искә ала Камилә.

Аның сүзләренә караганда, бу чемпионатның уңай ягы — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрен күрсәтә алуында гына түгел, ә анда аларга эш тәкъдим итә алуларында да.

− Мин өч сәгать эчендә сәйләннән брошь ясарга һәм аны жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә тиеш идем. Иң мөһиме — аның критерийларга туры килүе. Нәтиҗәдә, мин икенче урынны яуладым һәм республика бүләкләренең гомуми җыелмасына үз өлешемне кертүемә бик шатмын, — диде алабугалы.

Камилә ирешелгәннәрдә туктарга җыенмый һәм тормышның барлык өлкәләрендә камилләшү өчен барысын да эшли. Быел, мәсәлән, ул "Абилимпикс«ның төбәк этабында «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» компетенциясендә беренче урынны, ә гомумроссия дәрәҗәсендә 20дән артык катнашучы арасында бишенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев