Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы рекордлы күләмдә банкалар яба

Быел ул инде 700дән артык банка япкан.

Танайкада яшәүче Резеда Гәрәева былтыр кышка 1470 банка япкан булган. Быел бу эш әле башланды гына, ләкин әзер банкаларның саны хәйран калырлык — 700гә җиткән.

Консервлау күпме вакыт ала дип соравыма, ул кул ияләнгән инде, шуңа күрә тиз эшлим, дип җавап бирде.

− Төрлечә була. Бер көнгә 80не дә яба алам. Сан артыннан кумыйм, бу шөгыль миңа ошый. Һәр савытны күңел биреп тутырам. Тәмле генә түгел, матур да булсын дип тырышам. Яшелчәләрнең төрле төстәгеләрен сайлыйм, бизәкләп тә ясыйм, — ди Резеда Гәрәева.

Әйтергә кирәк, яшелчәләре үзенеке, бакчасында үстергән. Гәрәевларның 25 сутый җирендә җиләк-җимеш агачлары, сигез сорт виноград, тагын әллә ниләр бар. Биредә үк ике теплица, шуларның берсе җылытыла торган, шуңа да өлгергән яшелчә, кыяр ел буе үсеп тора.

− Моннан 12 ел элек кышка дип әзерли башладым, быел унынчы сезон. Элек әнигә булыша идем, ул да консервлау белән шөгыльләнә, күп ясый. Апам да шундый ук. Бер-беребез белән ярышабыз, кем күбрәк әзерли. Тәмен татыйбыз, рецептлар алмашабыз, − ди хуҗабикә.

Ул кыяр, помидор, яшелчәдән ассорти, кечкенә патиссоннар «яба», ак гөмбәне аеруча яратып әзерли. Аларны җыярга Әгерҗе районына махсус баралар, киптерәләр, маринадлыйлар.

Резеданың уллары әниләре ясаган компотка өстенлек бирә, аңа җиләк-җимеш җыярга да, әзерләргә дә булышалар. Компотларны Резеда кура җиләгеннән, бакча җиләгеннән, чиядән, абрикостан, виноградтан ясый. Хәзергә 140 банка әзер.

Хуҗабикәнең осталык серләре дә бар. Мәсәлән, кыяр маринадлаганда, Резеда һәр савытка чеметем генә лимон кислотасы сала, шулай эшләсәң, банка капкачлары кабармый. Билгеле, ул бөтенесен дә әйтеп бетермәде. 

Бу җәйдә хуҗабикә яңа рецептларны сынап карарга ниятли. Хәзер ул кыярларның чираттагы өлешен көтә һәм кореяча яшелчә әзерләячәк, гаиләсе ошатыр дип өметләнә. Туганнары ул тозлаган ризыкларны яратып ашый. Ире баз киштәләренә карап, банкалар саны ике меңгә җиттеме әле, дип шаяртып сорый, дип көлә хуҗабикә. Әлегә юк, ләкин Резеда Гәрәева кебек мавыгуына бар көчен биргән кеше кайчан да булса андый максатка да ирешер. 

Гәрәевлар гаиләсе маринадланган помидор белән слива ярата. Аларны теләсә кайсы гарнир белән кулланырга мөмкин.

Әзерләү ысулы: ике литрлы банка төбенә сарымсак тезәбез, савытның 1/4 өлешенә яхшылап юылган сливаны һәм һәрберен тишеп, помидор тезәбез. Кайнап торган су коябыз. Суынуга, суын түгәбез дә кайнатабыз, кастрюльгә укроп башларын салабыз. Ул арада банкаларга 1,5 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы серкә, чеметем лимон кислотасы, түгәрәк борыч, хуш исле борыч, 1 лавр яфрагы өстибез дә, әзер маринадны банкага коябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев