Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән

«ПП» позывнойлы рядовой 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча МХО зонасына чакырыла.

Чын геройлар безнең арада яши. Кичәге мәктәп укучысы, студент, эшче бүген Ватан сагында тора. Шундый геройларның берсе — Айдар Рәфөгетдинов.

«ПП» позывнойлы рядовой 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча МХО зонасына чакырыла. Шушы 2 ел эчендә ул үзенең батырлыгын күп тапкырлар күрсәтә. Айдар Ринат улы күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм профессиональлеге өчен аерым тәртиптә II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

2024 елның 25 июлендә саперлар төркеме полкның инженер хезмәте начальнигыннан сугышчан йөкләмә ала: Соловьево авылы районына фронтка танкка каршы миналар китерергә. 29656нчы номерлы хәрби частьтан «ПП» позывнойлы рядовой куелган бурычны үтәү өчен билгеләнгән ноктага чыгарга тиешле автомобильнең йөртүчесе булып билгеләнә. Барган вакытта Айдар Рәфөгетдинов шикле әйбер таба һәм бу хакта хәбәр итә.

Айдар туктап, юлны һәм шикле әйберне тикшерә. Аның минометтан шартламаган снаряд булуы ачыклана. Снаряд караңгыда начар күренеп, башка машиналарга куркыныч тудырганлыктан, алабугалы аны шунда ук юк итәргә була. Айдар Рәфөгетдинов транспортны һәм хезмәттәшләрен куркынычсызландыру өчен автомобильне ышык урынга качыра һәм ясалма ысул белән снарядны юк итә. Шуннан соң сугышчылар төркеме кирәкле ноктага кадәр хәрәкәтне дәвам итәләр.

29656нчы хәрби частьның «ПП» позывныйлы сугышчының уяулыгы һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә хәрби бурыч шәхси составны һәм техниканы югалтмыйча үтәлгән.

Айдар Рәфөгетдиновның бу гамәле — батырлык үрнәге. Безнең көннәрдә иң гади кешеләр дә геройларга әверелә. Аларның батырлыклары һәм фидакарь гамәлләре җиңүне якынайтырга ярдәм итә, киләчәк буыннар өчен бөек үрнәк булып тора. Якташыбыз Айдарның, башка хәрбиләрнең махсус хәрби операциядә күрсәткән фидакарьлекләре соклануга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев